Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: "Метроның зарурлыгы исбатлауны таләп итми"

5 мартта башкалада, Казан метрополитенының Вахитов һәм Мәскәү районнарын тоташтыручы "Кәҗә бистәсе" һәм "Кремль" станцияләре аралыгының сул як тоннелен казу эшләрен төгәлләү тантанасы узды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Казан шәһәре меры Илсур Метшин катнашты.

"Казан метро төзелеше" муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Марат Рәхимов билгеләп узганча, станцияләр арасында тоннель казу эшенә нокта кую, метро төзүчеләр эшчәнлегендә мөһим вакыйга.

Казанлылар өчен генә түгел, мәркәзебез кунаклары өчен дә шатлыклы вакыйга уңаеннан, республика Президенты Минтимер Шәймиев чыгыш ясады. "Хөрмәтле метро төзүчеләр! Моннан ун ел элек сез осталыкны, зур квалификацияне таләп итүче катлаулы эшкә - җир астында метро төзелеше эшенә керештегез. Шуның белән республикада яңа һөнәр ияләре катламы барлыкка килде. Метро төзүчеләр - төзүчеләрнең элитасы булып санала. Искиткеч тырыш коллектив оешты. Башкарган эшләрегез өчен зур рәхмәт. Киләчәккә билгеләнгән планнар да тормышка ашар дип ышанам. Казан үзенә күпме кирәк, шулкадәр станцияләргә ия булырга тиеш", - дип мөрәҗәгать итте Илбашы вакыйга сәбәпчеләренә.
Минтимер Шәймиев тоннельүткәргеч комплексның исеменә дә җитди игътибар бирде. "Бүгенге тоннель казу эшләрен тәмамлау вакыйгасы башкалардан аермалы буларак, символик мәгънәгә ия. Риваятьтәге Алтынчәч бәйрәм алды көннәрендә могҗизалы төстә судан кешеләр янына чыга торган булган. Бүген дә ул безнең алда Халыкара хатын-кызлар бәйрәме - 8 Март алдыннан пәйда булды. Планлаштырылган эшләрнең төгәл вакытында чынга ашуы - яхшы билге", - дип белдерде Президент. Ул искәрткәнчә, агымдагы елда "Җиңү Проспекты" станциясе кулланылышка тапшырылырга тиеш. 2009 елда исә "Кәҗә бистәсе" станциясе дә пассажирлар өчен ачык булыр дип көтелә.

Минтимер Шәймиев фикеренчә, метрополитен станцияләре санын һаман арттыру, Казан юлларында тыгыз транспорт хәрәкәте мәсьәләсен дә хәл итәргә ярдәм итәчәк, моннан тыш метрополитенның керемен дә арттырачак. "Бүген билетның үзкыйммәте 40 сумны тәшкил итә, ә метро хезмәте 10 сумга күрсәтелә. Станцияләр сафы киңәйгән саен, пассажирлар да артачак", - дип ышана республика җитәкчесе. Ул билгеләп узганча, 2005 елдан башлап, метро хезмәтләрен кулай күргән пассажирлар берничә мәртәбә арткан. "Бүгенге көндә метрода 25 мең пассажир йөри. Димәк, метроның зарурлыгы исбатлауны таләп итми. Шуңа күрә алда нинди генә авырлыклар булмасын, аларны җиңәргә тырышып, метро төзелешен дәвам итәчәкбез", - дип ассызыклады Президент. Аның сүзләренә караганда, җитди бурычлар билгеләү, төзелешне федераль бюджет белән паритет нигезендә финанслау буенча килешү төзергә җыенуга бәйле. "Бу төзелеш эшләрен тизләтергә ярдәм итәчәк", - дип, Минтимер Шәймиев метро төзүчеләргә изге юл теләп калды. Чыгышын тәмамлап, Илбашы гүзәл затларны якынлашып килүче яз бәйрәме - 8 Март белән тәбрик итте.


Президент фәрманы белән, "Алтынчәч" тоннельүткәргеч комплексы тарафыннан, "Кәҗә бистәсе"ннән "Кремль" станциясенә кадәр сул тоннельнең 2242 нче метры Казан Кремле тарафларына бәреп чыкты.


2008 елның 4 март




Шулай ук кара

Фоторепортажлар