Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Илдус Мостюковка Татарстанның югары дәүләт бүләген тапшырды

6 мартта күренекле фән һәм җәмәгать эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан аны Кремльдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кабул итте.

Социалистик Хезмәт Герое, "Урак һәм Чүкеч" алтын медале, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары иясе, "РСФСР ның атказанган фән һәм техника эшлеклесе", СССР ның мактаулы радисты, ТР Фәннәр Академиясенең Мактаулы академигы, хәрби-тарихи фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы, Казан техник университетының мактаулы профессоры һ.б. Илдус Мостюковның гыйльми дәрәҗәләрен, ул лаек булган югары дәүләт бүләкләрен санап үтү өчен генә дә шактый вакыт үтәр иде. Әмма аның шәхесен ачып бирү өчен хезмәт сөючән, тынгысыз һәм тыйнак булуы турында әйтеп үтү генә дә җитәдер. Татарстан Президенты да юбилярны туган көне белән котлаганда аның шушы сыйфатларына төп игътибарны юнәлтте. Минтимер Шәймиев белән Илдус Мостюковның танышуы моннан шактый еллар элек кызыклы шартларда була - алар Мәскәүгә барганда бер купега туры килә. Президент очрашуны шушы моментны искә алудан башлады. "Ул чагында Арча районында Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган данлыклы тракторчы бар иде. Кыска буйлы тыйнак бу кешене мин шул тракторчы дип белеп сүз башладым", - дип елмаеп искә төшерде ул. "Ул вакытларда илнең оборона куәтен ныгыту өчен хезмәт иткән геройлар турында, оборона мәнфәгатьләрен күздә тотып, сөйләргә ярамый иде. Шуңа да ил халкы аларны йөзгә белми иде шул", - ди Минтимер Шәймиев.

Хәзер исә илнең оборона сагында хезмәт иткән шәхесләр турында без ачыктан-ачык сөйли алабыз, алар арасында безнең якташларыбызның булуы аеруча горурлык хисләре уята. Илдус Мостюков - бүген дә дөньяда иң ышанычлы система дип саналган Бердәм дәүләт радиолокация танып белү системасының генераль конструкторы. Казан авиация институтында радиоинженер белегечлеге алып чыккан якташыбыз 1960-1962 елларда СССР Авиация сәнәгате министрлыгының тәҗрибә-конструкторлык бюросын җитәкли, соңрак СССР Радиосәнәгать министрлыгының фәнни-тикшеренү институты директоры булып хезмәт итә. Аның җитәкчелегендә төзелгән "Пароль" системасы Ленин һәм Дәүләт премияләренә лаек була. Казанның "Радиоэлектроника" фәнни-тикшеренү институтының чишмә башы да аңа барып тоташа.

Инде 8 дистәне тутырса да, аңа һич үз яшен бирмисең. Яшь булып калуының серен ул бик гади генә итеп хезмәт сөяргә, һәрвакыт мәшгуль булырга кирәк дип аңлата. Илдус Мостюков бүген дә актив җәмәгать эшлеклесе. 1999 елда үзе төзегән "Татарстан Геройлары" иҗтимагый оешмасын җитәкли, ТР Иҗтимагый палатасында әгъза булып тора.

Татарстан Президенты Геройга илнең оборона куәтен үстерүгә керткән өлеше, актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен зур рәхмәт белдерде һәм аңа Татарстанның югары дәүләт бүләген - "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденын тапшырды.


2008 елның 6 март




Шулай ук кара

Фоторепортажлар