Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: "Һәр хатын-кызның табигать тарафыннан яратылган бурычы - ана булуда"

Татарстан хатын-кызлары гаиләдә, ир хатыны, балалар анасы буларак кына түгел, бизнес, мәдәният, мәгариф һәм башка өлкәләрдә дә эшчәнлекләренең күркәм нәтиҗәләре белән сокландыра. Бүген моңа Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узган тантанада инанырга була иде. Биредә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, "Ел хатын-кызы. Хатын-кызлар күзлегеннән - ел ир-аты" дигән республика бәйгесенә йомгак ясалды. Тантанада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

"Кадерле хатын-кызлар! Шәхсән үз исемемнән, Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте, күпмилләтле республика халкы исеменнән, ихлас йөрәктән Сезне Язның беренче бәйрәме - 8 Март - Халыкара-хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйм. Иң изге теләгем шул: кечкенә гүзәл затлармы ул, яшьләрме, урта буын вәкилләре яки өлкән ханымнармы - һәммәгезне дә һәрвакыт ир-атларның, якыннарыгызның мәхәббәте, даими игътибары, миһербанлыгы чолгап торсын", - дип мөрәҗәгать итте ялкынлы чыгышы белән Илбашы хатын-кызларга. "Сез сөекле булырга лаеклы. Без Сезне кешелек башлангычы чыганагы итеп тоеп яшәргә бурычлы. Сездән башка тормыш бармый. Сезгә рәхмәтле булып, без, ир-атлар үзебезне дәрәҗәле, өстен хис итәбез", - дип, Президент тормыш бүләк итүче ханымнарга эчкерсез рәхмәтен белдерде.

Минтимер Шәймиев өлкән яшьтәге, тормышның ачысын чиктән ашып татыган чал чәчле әбекәйләргә аеруча тирән рәхмәтен җиткерде. "Кызганычка каршы, Сез тормыш юлыгызда, җәмгыятебез дучар булган сикәлтәле, катлаулы чакларга күп юлыктыгыз. Иң авыр елларда да ир-ат җилкәсе күтәрә алмаслык эшләр башкарып бирешмәдегез.

Замана авырлыкларына каршы торып, балалар тудыру, аларны үстерү, тәрбияләүдән курыкмадыгыз. Менә хатын-кызның көче кайда! Фронтта, тылда Ватан өчен көрәшкәндә дә үзегездә ихтыяр көче таптыгыз. Аллаһы Тәгалә хатын-кызны сабыр зат итеп яраткан һәм түземлек сәләте белән бүләкләгән", - дип ассызыклады республика җитәкчесе. Аның сүзләренчә, бәхеткә каршы, заманалар үзгәрә, уңай үзгәрешләр хатын-кыз тормышына җиңеллек өсти. Йомшак күңелле, назлы, иркә, мөлаем гүзәл-затларыбызның көнкүреше җиңеләя баруына мин сөенәм", - ди Минтимер Шәймиев.

"Иң мөһиме, хатын-кызның яклауга, игътибарга, яхшы мөгаләмәгә мохтаҗ зат икәнен истән чыгармаска, вак дөнья мәшәкатьләрен, юк-бар ыгы-зыгыны күңелгә якын алмау, үзебездән алдагы буын вәкилләренең нинди четерекле шартларда яшәгәнен онытмау зарур", - дип саный Татарстан Президенты.

Чыгышында ул "Ел хатын-кызы. Хатын-кызлар күзлегеннән - ел ир-аты" дигән республика бәйгесе номинацияләрендә катнашкан хатын-кызларны үрнәк итеп телгә алды. "Аларның һәркайсы үзен теге яки бу өлкәдә танытып өлгергән, җәмәгатьчелек ихтирамын казанган. Әмма һәрбер хатын-кызның табигать тарафыннан яратылган бурычы ул - әлбәттә, ана булуда", - дип басым ясады Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, сугыштан соңгы елларда, фронтта һәм тылда зур югалтулардан соң, илдә халык санын арттыру, балалар тудыру проблемасына чаң сугылды. Баласызлык өчен гаиләләргә салым каралган. "Хәзер бүтән чорда яшибез. Ил киләчәген кайгырту йөзеннән, дәүләт балалар табучы аналарга акча түли. Бала санына карап, фатирларның бер өлеше дәүләт тарафыннан түләнә", - дип шәрехләп узды Президент. Хәер, матди яктан тәэмин ителгән, эшмәкәрлекнең тәмен белеп алган һәм бала үстерү җаваплылыгыннан качучы замана ханымнары да аз түгел. Минтимер Шәймиев моны да искәртеп үтте. "Үзем өчен яшим әле дигән татлы ялган бер мизгел күк уза да китә. Ә вакыт узу белән олыгайгач хатын-кыз баласызлыктан интегә", - дип, ул нәкъ менә балалары күп булган хатын-кызларның картлыкта таяныч-терәккә мохтаҗ булмаячагын ассызыклый. "Тормыш шартларының һаман да тотрыклылана, үсә баруын игътибарга алырга кирәк. Ана йөрәгендә мәрхәмәтлелек чиксез.


Йөкле хатын-кыздан да гүзәлрәк зат юктыр. Ходай биргән бу мөмкинлекне кулдан ычкындыру гөнаһ булыр иде. Яңа туган балалар саны артып торган саен, аларны үстерү өчен дәүләт уңайлы шартлар тудырып торачак. Балалар бары тик шатлык кына китерә", - дип, Минтимер Шәймиев чыгышын тәмамлады һәм "Ел хатын-кызы" бәйгесе номинацияләрендә җиңү яулаган хатын-кызларны бүләкләүгә кереште.


2008 елның 6 март




Шулай ук кара

Фоторепортажлар