Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев ТР Законына кул куйды

20 мартта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына опека һәм попечительлек өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында"гы ТР Законына кул куйды. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Закон Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына балигъ булмаган һәм суд тарафыннан хокукка сәләтсез яки чикле күләмдә сәләте булмаган затларга карата опека һәм попечительлек буенча эшчәнлекне оештыру һәм башкару буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирүне күздә тота.
Хәзердән алып балигъ булмаган һәм суд тарафыннан хокукка сәләтсез яки чикле күләмдә сәләте булмаган затларга карата опека һәм попечительлек белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча гражданнар яшәү урыннары буенча җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм алардан кирәкле документлар алырга тиеш.

2008 елның 20 марты