Вакыйгалар хроникасы


Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Федераль туристлык агентлыгы җитәкчесе Владимир Стржалковский белән очрашты

21 мартта ТР Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Федераль туристлык агентлыгы җитәкчесе Владимир Стржалковский белән очрашты.

Әңгәмә барышында яклар республикада туристик бизнесны үстерү перспективалары турында фикер алышты. Аерым алганда, сүз республиканың әлеге өлкәдәге потенциалын гамәлгә ашыру, шулай ук чит илләрдән туристлар җәлеп итү өчен яхшы инфраструктура булдыру турында барды. Очрашу азагында Владимир Стржалковский журналистларга хәбәр иткәнчә, "Татарстанның туристлык потенциалы яңа дәрәҗәгә чыккан, бу республиканы яңа туристлык үзәге буларак бәяләргә мөмкинлек бирә".

Шунысын да билгеләп узарга кирәк, узган ел Татарстанда 800 меңнән артык турист булып киткән, бу 2006 ел белән чагыштырганда 25 процентка күбрәк. Туристларның гомуми санының уннан бер өлеше Татарстанга ерак чит илләрдән һәм БДБ илләреннән килгән. Ерак чит илләрдән республикага, нигездә, Алмания, Төркия, АКШ, Бөекбритания, Италия, Франция һәм Израиль кешеләре килә.

үгенге көндә бары Казанда гына да туристик хезмәтләрне 200ләп фирма күрсәтә. Әлеге бизнеска 85 мең кеше җәлеп ителгән. Республика башкаласында 4 мең кешегә исәпләнгән 45 кунакханә эшли. Агымдагы елда 3-4 йолдызлы класслы берничә зур кунакханә комплексы ачылыр дип ниятләнә.

Өстәвенә, шәһәрдә истәлекле дини урыннарны төзекләндерү эшләре алып барыла, чөнки хаҗ сәяхәте Казанда туристлыкны үстерүне өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип билгеләнгән.

Владимир Стржалковский шәһәрдә туристлыкны үстерүне берничә факторы арасында этник факторны аерып карарга кирәклеккә игътибарны юнәлтте. "Казанда туристлыкны үстерү потенциалы начар түгел, әмма омтылыр нәрсәләр бар", - дип билгеләп үтте ул журналистлар белән булган әңгәмәсендә.


2008 елның 21 марты