Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Анатолий Чубайс белән очрашты

24 мартта Мәскәүдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Россия Бердәм энергетика системасы" РАҖ җитәкчесе Анатолий Чубайс белән очрашты. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда "Татэнерго" ААҖ белән Бердәм энергетика системасы РАҖнең 2008 елда Россия энергетика системасының структур үзгәрешләрен тәмамлау шартларында хезмәттәшлеге проблемасы тикшерелде.

Очрашуда шулай ук Бердәм энергетика системасы РАҖ идарәсе әгъзалары һәм "Татэнерго" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев катнашты.


2008 елның 24 марты