Вакыйгалар хроникасы


Владимир Стрельцов: "Чик буе сафларына лаеклыларны гына сайлаячакбыз"

25 март көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә, Россия Федераль Куркынычсызлык Хезмәтенең Чик буе хезмәте җитәкчесе урынбасары Владимир Стрельцов белән очрашты.

Очрашуда Россиянең ИФО буенча Төбәк чик буе идарәсе башлыгы, генерал-лейтенант Виктор Губенко, "Казан - Аэропорт" чик буе контроле бүлеге башлыгы Олег Тарабрин катнашты.

Мәгълүм булганча, чик буе хезмәте делегациясе Идел буе федераль округының Казан, Ижау һәм Уфа шәһәрләрендә "Чик буе - намус, бурыч, Ватан" акциясен уздыру нияте белән килгән. Акциянең нечкәлекләре турында очрашу тәмамланганнан соң, журналистларга Владимир Стрельцов сөйләде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, Россия чик буе гаскәрләре оешуга 90 ел тулуга багышланган акция, чик сакчылары хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрү максаты белән оештырыла. "Без яшьләрне һөнәри нигездә чик буе сафларына җәлеп итәргә телибез", - дип ассызыклый Чик буе хезмәте җитәкчесе урынбасары. Аның сүзләренә караганда, хәзер зыялы яшьләрне лозунглар, чакырулар белән генә кызыксындырып булмый. Шуңа күрә акция кысаларында, халык белән очрашулар үткәрү, Федераль Куркынычсызлык Хезмәтенең Үзәк чик буе ансамбле концерты, чик буе хезмәтен яктыртучы күргәзмә, видеофильмнар һәм башкаларны тәкъдим итү күздә тотыла. Агарту чараларында чик буе ветераннарының халыкара берлеге дә актив катнашачак.

Владимир Стрельцов әйтүенчә, тәүге тапкыр шушы акцияне уздыру өчен Идел буе федераль округына керүче Казан, Уфа һәм Ижау шәһәрләре сайлануы очраклы түгел. "Без билгеләгән республикаларның һәммәсендә чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән кешеләр күп яши", - ди ул. "Ватанын сөюче патриотны тәрбияләми торып, чик буе хезмәтенең абруен үстереп булмаячак. Контракт нигезендә, Куркынычсызлык хезмәтенә тугры хезмәт итәргә әзер булган лаеклыларны гына сайлаячакбыз", - дип ассызыклый Владимир Стрельцов.

Бүгенге көндә башкарган вазифасына 9 нчы гыйнварда керешкән Виктор Губенко исә, Казан шәһәренең үзендә җылы тәэсирләр калдыруын билгеләп узды. "Казан чын мәгънәсендә Ауропа шәһәре кебек тоела", - ди ул.
Делегация әгъзалары башкалада чараларны 27 нче мартка кадәр үткәрәчәк.


2008 елның 26 марты