Вакыйгалар хроникасы


ТР Президенты Болгария авиасәнәгатьчеләр делегациясе белән очрашты

27 март көнне Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Химимпорт" холдингы башкарма директоры Иво Каменов һәм Болгария Республикасы Президенты киңәшчесе Бойко Радоев җитәкчелегендәге Болгария эшкуарлары делегациясе белән очрашты.

Очрашу башында республика башлыгы әлегә Татарстанда авиапассажирларга хезмәт күрсәтү проблемалы, дип ассызыклады. "Әлегә без модернизацияләү процессы артыннан өлгермибез, без иң заманча дәрәҗәгә чыга алмыйбыз. Бәлки бу юнәлештәге адымнарыбзны ахыргача уйлап бетермәгәнбездер", - дип билгеләп үтте ул.

Минтимер Шәймиев кунакларга хәзерге вакытта республиканың үзендә Универсиада-2013не кабул итү хокукы өчен көрәшүен белдерде, бу очракта авиапассажирларны йөртүләргә аерым игътибар бирелә. "Билгеле, Универсиада-2011не үткәрүдә Кытайга җиңелүебез мактауга лаек, әмма ул чакта 6 миллион кеше яшәгән шәһәр отты бит. Моны да истә тотарга кирәк. Хәзерге вакытта Кытай безгә булышырга вәгъдә итте. Авиапассажирлар йөртүне үстерүне истә тотуда да мәҗбүри. Без бу хакта кичә узган очрашу барышында Россия транспорт министры Игорь Левитин белән сөйләштек",- дип хәбәр итте Президент.

Алга таба Болгариядән килгән кунаклар үз республикалары тәкъдим итә торган проектларны тәкъдир итте. Аны "Fraport Airport Services Worldwide" компаниясе проектның өлкән менеджеры Карл-Хайнц Циммерман үткәрде.

Очрашу азагында Иво Каменов журналистларга хәбәр иткәнчә, ике яклы хезмәттәшлек турында принципиаль килешүгә ирешелгән. Ул түбәндәгедән гыйбарәт булачак: республика "Химэкспорт" холдингы белән тигез хокукларда уртак предприятие оештырачак. Ул "Казан" халыкара аэропортны төзекләндерү белән шөгыльләнәчәк тә инде.

Финанслар белән Болгария ягы тәэмин итәчәк, Татарстан милек тәкъдим итәчәк ("Казан" халыкара аэропортының матди базасы). "Без килешүгә ирешә алдык һәм без Татарстанга зур күләмдә акча салырга ниятлибез. Өстәвенә, бу сезгә дә, безгә дә файдалы", - диде Иво Каменов.

2008 елның 27 марты