Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: "Голландия белән күп кенә өлкәләрдә тирән хезмәттәшлек юллары салынган"

28 мартта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Нидерланд Корольлегенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ян-Паул Дирксе белән очрашты.

Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе - Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәүтдинов, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Владимир Соловьев, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы Минсәгыйрь Нуретдинов, Корольлек ягыннан Илченең икътисад буенча киңәшчесе г-жа Гердалис Ван Диггелен, "Шелл" концернының Россиядәге җитәкчесе Крис Финлейсон, "Топигс" компаниясе генераль директоры Ян ван Вюхт, "Фортис" компаниясенең Россиядәге җитәкчесе Маартен Пронк һәм башкалар катнашты.

Минтимер Шәймиев очрашуның башында Нидерланд иленең чәчәк атуында, аның тырыш, хезмәт сөючән халкының тирән өлешен билгеләп узды. "Әгәр дә без җан башына, Голландиядә күзәтелгән күләмдә продукция җитештерсәк, аны кая куеп бетерәсен күз алдына да китерүе кыен", - ди Президент ярымшаярту белән. "Базар икътисады шартларында, барлык кагыйдәләргә туры китереп эшләү мәсьәләсендә сезнең дәүләт һәм компанияләрегез башкаларга үрнәк итеп куярлык. Бу коры сүзләр генә түгел, без моның шулай икәнлегенә төрле тармакларда Голландия фирмалары белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә инандык", - дип ассызыклый Илбашы. "Голландия фирмалары аеруча агросәнәгать комплексында үзләрен алдынгы итеп күрсәтә ала. Минемчә, бөтен дөнья бу өлкәдә Голландия тәҗрибәсенә таянырга тиеш. Голландиядәге эш тәртибе, авыл хуҗалыгы гамәлләренең нәтиҗәлелеге аша үзен аклый", - дип, Минтимер Шәймиев Татарстан территориясендә үзләренең эшчәнлекләрен җәелдергән Голландия предприятиеләре җитәкчеләре белән әңгәмәләр аша да, аларның үз бизнесына һәм бездәге җирле компанияләргә намуслы карашларын билгеләп узды.
Президент республиканың кошчылык комплексындагы казанышларына да басым ясады. Шулай ук сөт җитештерү өлкәсендәге уңышларына да тукталып: "Бүгенге көндә Россиядә җитештерелүче сөтнең 8 процент өлеше Татарстанга карый. Минем уйлавымча, бу күрсәткеч тагын да артыр", - ди Минтимер Шәймиев. Ул санап кителгән барлык өлкәләрдә дә Голландия ширкәтләре белән хезмәттәшлекнең тагын да ныгыячагына ышанычын белдерде. Республика җитәкчесе авыл хуҗалыгы тармагына эре инвесторларның килүенә дә игътибарын юнәлтте. "Иң мөһиме, аларның күбесе Татарстаннан. Инвесторларның Голландия фирмалары белән мөһим проектларны гамәлгә ашыруы сөендерә", - ди ул. "Күп кенә өлкәләрдә хезмәттәшлек юллары инде табылган, ләкин аларны тагын да камилләштерү зарур", - дип саный Минтимер Шәймиев. Президент республикага эш сәфәре кылучы зур делегациягә рәхмәтен җиткерде.

Очрашу тәмамланганнан соң, аның төп нәтиҗәләре турында журналистлар белән Ян-Паул Дирксе уртаклашты. "Нидерланд һәм Татарстанның хезмәттәшлеге, беренче чиратта, агросәнәгать комплексында терлекчелектән, нефть табудан һәм банк секторында финанс юнәлешеннән гыйбарәт", - дип белдерде ул. "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте һәм "Шелл Эксплорейшн" компаниясе хезмәттәшлекләренең яңа баскычына чыгарга ниятли", - ди ул. Моннан тыш, Илче фикеренчә, Татарстанда күпләп чәчәкләр үстерү өчен теплицалар төзелеше мәсьәләсе дә игътибарга лаек.
"Татарстан толерантлык нык урнашкан, милләтара, диннәрара дуслык хакимлек итүче республика буларак, безнең өчен үрнәк булып тора", - дип тәмамлады Ян-Паул Дирксе.

Белешмә өчен. Узган елда Татарстан икътисадына Нидерландтан 305 миллион доллар күләмендә инвестиция күчкән.


2008 елның 28 марты




Шулай ук кара

Фоторепортажлар