Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: "Нефть эшкәртү заводында югары сыйфатлы продукция җитештереләчәк"

28 мартта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә "Шеврон Нефтегаз Инк." компаниясе президенты, "Шеврон" корпорациясенең Россия бүлекчәсе җитәкчесе Иен Макдональд белән очрашты.

Очрашуда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты каршындагы недрларны куллану, нефть, газ һәм экология мәсьәләләре буенча дәүләт киңәшчесе Ирина Ларочкина, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазгаров, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәүтдинов, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, "Шеврон" корпорациясе вәкилләре һәм башкалар катнашты.

"Татарстанның бай битумлы нефть ятмалары перспективасы мәсьәләсе хакында фикер алышу өчен килгәнегезгә бик зур рәхмәт", - дип ачып җибәрде Минтимер Шәймиев очрашуны. "Минемчә, хәзер яңа технологияләр аша бай чимал табу чорына аяк бастык", - дип ассызыклый Илбашы. Аның сүзләренә караганда, фаразлы күрсәткечләр нигезендә, республикада авыр нефть запасы 2 дән 7 миллиард тоннага кадәр тибрәлә. Очрашу башлыча "Татнефть" һәм "Шеврон" нефть компанияләренең авыр нефть табу һәм эшкәртүдәге хезмәттәшлеге мәсьәләсенә багышланды. "Иң мөһиме, хәзер республикада җәелдерелгән инфраструктура, заманча технологияләр көндәшлеккә сәләтлегә әверелде.

Татарстанда фән үсеше дә нефтьчеләргә тармак эшчәнлеген рентабельле итәргә булышты", - ди Минтимер Шәймиев. Аның әйтүенчә, эре нефть эшкәртү заводы төзелеше, "кара алтын" ның югары сыйфатлылыгы буенча башкалардан бәйле булудан качарга ярдәм итәчәк. "Яңа нефть эшкәртү заводында авыр нефтьне күкерттән арындыру технологияләре эшкә җигеләчәк. Без югары сыйфатлы продукция җитештерү сәләтенә ия булачакбыз", - ди Президент. "Иң мөһиме, нефть табу һәм эшкәртү технологияләре буенча боз урыныннан кузгалды дияргә була", - дип басым ясады ул.

Иен Макдональд, үз чиратында, Казанга эш сәфәрләре кылганда, биредә һәрвакыт якты йөз белән каршы алуларын билгеләп узды. "Без Татарстанга авыр нефть табуның уникаль технологиясен тәкъдим итәргә телибез", - дип белдерде ул. Республика җитәкчелеге өчен "Шеврон" ширкәтенең яңа технологияләре тәкъдир ителде.

Иен Макдональд журналистларга билгеләп узганча, "Шеврон" дөньяда авыр нефть табу һәм эшкәртү күләмнәре буенча лидер булып санала. Хәзерге вакытта компания дөньяның төрле илләрендә елына 37 миллион тоннан тирәсе авыр нефть таба. Күптән түгел, "Шеврон" авыр нефтьне 100 процент дәрәҗәсендә эшкәртү һәм кыйммәтле, югары сыйфатлы продукция алу мөмкинлеген бирүче яңа технология эшләве турында игълан итте", - ди "Шеврон" корпорациясенең Россия бүлекчәсе җитәкчесе.

"Безне авыр нефть эшкәртү буенча яңа производстволар кызыксындыра. Түбән Камада гамәлгә ашырылучы проектка без җитди игътибар юнәлтәбез", - дип, Рөстәм Миңнеханов соңгы технологияләре хакында безнең белән уртаклашкан "Шеврон" компаниясенә тирән рәхмәтен җиткерде. "Табигый битумнарны табуны Минтимер Шәймиев республика Хөкүмәте өчен өстенлекле юнәлеш итеп билгеләде. Бу мәсьәләне уңышлы хәл итүдә инвестицияләр хәлиткеч роль уйнаячак", - ди Премьер-министр. "Битумлы нефтьнең ресурс базасы гаять зур. Республика инвестицияләр кабул итүгә әзер", - ди ул.


2008 елның 28 марты




Шулай ук кара

Фоторепортажлар