Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Балык Бистәсе районындагы кайбер авыл хуҗалыгы һәм юл объектларында булды

3 майда ТР Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Балык Бистәсе районында эш сәфәрендә булды. Татарстан башлыгы төп игътибарны райондагы юлларның һәм авыл хуҗалыгының торышына юнәлтте.

Республика башлыгын эш сәфәрендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов, ТР Президенты Аппараты башлыгы урынбасары – ТР Президенты территорияләре белән эшләү идарәсе башлыгы Булат Зиннуров озатып йөрде.

Минтимер Шәймиев районда беренчеләрдән булып җирле инвестор хуҗалыгы - Альберт Фәхретдиновның “Кулон” агрофирмасында булды. Биредә Президент орлык комплексын, ашлык амбарын карады, тегермән һәм икмәк пешерү йортының эше белән танышты. Әлеге предприятиедә җитештерү тулы цикл буенча алып барыла. Агрофирмада 90 кеше эшли, хезмәт хакы узган елгы мәгълүматлар буенча аена 5,2 мең сум тәшкил итә.

Предприятиедә булганнан соң Президент җирле халык белән аралашты. Республика башлыгы авыл кешеләреннән хезмәт хаклары, пенсияләренең күпме булуы белән кызыксынды.

Авыл кешеләре белән аралашканнан соң Минтимер Шәймиев “Слободское” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә булды, биредә чәчү эшләренең барышы белән танышты. Ул аеруча туфракның дымлылыгы, шулай ук туфракка аммиак суы кертү белән кызыксынды. Президент республиканың төньяк районнарында туфракны нәкъ шушы ысул белән ашлыйлар дип билгеләп үтте һәм бу алымны тагын да киңрәк кулланырга тәкъдим итте. М.Шәймиев райондагы фермер хуҗалыкларының хәле белән дә кызыксынды.

Район башлыгы, элеккеге фермер Евгений Лылов бүгенге көндә райондагы 80 фермер хуҗалыгының 20се яхшы эшләвен, 40ка якынының рентабельлелеге бик түбән булуын, 20гә якын хуҗалыкның банкротлык чигендә булуын әйтте. “Артта калучылар белән шөгыльләнергә кирәк. Бергәләп хәлне ничек итеп уңай якка үзгәртеп булуы хакында фикер алышу зарур”, - диде Минтимер Шәймиев.

Президент район үзәгендә йөзү бассейны булган спорт комплексын төзү эшләренең барышы белән танышты. Аны төгәлләү өчен шактый акча кирәк, әмма районда ул юк. “Районда авыл хуҗалыгы түбәнгә тәгәри, ә объектларның бәясе үсә, - диде Минтимер Шәймиев. – Әгәр эшләр яхшы бара икән, ул чагында спорт белән дә шөгыльләнергә була. Әлегә Балык Бистәсе үз хәлен авырайта гына”. Ә менә Балык Бистәсе Үзәк район хастаханәсен төзекләндерүгә республика башлыгы ярдәм итәргә вәгъдә бирде. “Бу мөһим социаль объект. Ул районга кирәк”, - диде ул.

Сәфәр ахырында Татарстан Президенты районда юл төзү эшләренең барышы белән танышты (быел биредә 26 чакрым озынлыктагы юлны ремонтлау һәм 8 чакрым озынлыкта юл төзү күздә тотыла) һәм җирле агросәнәгать комплексы хуҗалыгы җитәкчеләре белән очрашты.

 


2008 елның 3 мае