Вакыйгалар хроникасы


ТР Президенты Бөек Ватан сугышы инвалидларының 30ына машина ачкычлары тапшырды

5 майда «Казан» милли мәдәният үзәге каршындагы мәйданда Бөек Ватан сугышы инвалидларына «ВАЗ-21074» маркалы җиңел машиналар тапшыру тантанасы булды. ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин катнашында үткәрелгән тантанада машина алу өчен Казанда һәм башкала территориясенә кергән районнарда гомер итүче сугыш инвалидларының 30ы килгән иде.

«Кызганычка, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм шул елларда тылда җигелеп эшләгән ветераннарның саны кимегәннән-кими бара. Бөек Җиңү белән бәйле һәрнәрсәгә карата, шул исәптән тылда күрсәтелгән фидакарь хезмәткә дә, сакчыл караш булдыру безнең бурычыбыз булып тора, - дип сүз башлады М.Шәймиев. - Сугыш кырында башын салганнар турында хәтер яңартуны буыннан-буынга васыять итеп калдыру мөһим. Республикабызда элек-электән үк сугыш ветераннарына карата игътибар зур булды, хәзер дә шулай. Республикабыз икътисады мөмкинлекләреннән чыгып, без бу юнәлештә шактый эшләдек, - диде Президент. - Федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчаның күләме, бу исә машиналарга да кагыла, төрлечә булуга да карамастан, без күпкә алдарак барып, транспортка мохтаҗлык кичергәннәргә машиналар бирә килдек. Бүгенге көнгә 5670 машина бирелгән. Элек «Ока»лар булса, хәзер «Нива»лар бирүгә күчеп барабыз, - дип искәртте Минтимер Шәрипович. - Дәүләт Советы президиумы утырышы вакытында хәзер инде яңа сайланган Россия Президенты Дмитрий Медведев белән сайлау кампаниясе алдыннан очрашканда мондый тәкъдим керткән идек: Бөек Ватан сугышы инвалидларының кайсысына машина кирәк - машина, кирәксенмәгәннәргә шушы сумманы акчалата бирергә. Моны мин гадел гамәл дип саныйм, чөнки без Бөек Ватан сугышы ветераннары алдында бурычлыбыз. Безнең тәкъдим буенча кайбер адымнар ясалды, без моңа шатланабыз гына», - диде ул. Бүген Татарстанда 162 машина шундый ук лаеклы хуҗаларына тапшырылуын искәртеп, Президент якынлашып килүче Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 63 еллыгы белән ихлас котлап, сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Аннары һәр 30 ветеранның янына барып, үз куллары белән җиңел машина ачкычлары тапшырды.

Ватан сугышы елларыннан соң иҗат ителгән җырга кушылып вальс әйләнгән артистларның чыгышыннан соң, фейерверк җемелдәүләренә кушылып һава шарлары күккә күтәрелгәч, ветераннарны «Казан» милли мәдәният үзәгенең Мәрмәр залына бәйрәм табынына чакырдылар.


2008 елның 5 мае