Вакыйгалар хроникасы


Актанышлылар хисап концертлары белән якташлары алдында имтихан тотты

5 майда Галисәгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә, Актаныш районы үзешчәннәре хисап концертын тәкъдим итте. Якташларның җылы мохиттә бергәләп очрашуын максат итеп куйган бу бәйрәмне тамаша кылырга, тормыш иптәше Сәкинә ханым белән Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, күренекле иҗат әһелләре һәм башкалар килгән иде.

Концерт авыл җирлегендәге көтүче, сыер савучы, игенче кебек һөнәрләргә дан җырлау белән башланып китте. Бу актанышлыларның гаять оста итеп әзерләнгән биюләрендә чагылыш тапты. Актаныш яшьләренең чабата биюен дә җиренә җиткереп башкаруы, тамашачылар күңеленә хуш килде.

Актаныш халкы Казанга кунакка, моңлы җырлары, дәртле һәм салмак биюләре белән генә түгел, татар халкының өстәл күрке булган ак күмәч, чәкчәк кебек күчтәнәчләре белән дә килгән. Мәртәбәле кунаклар тәм-томнан да авыз итте.

Җыр-бию белән ачылган концерт Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның сәламләү чыгышы белән дәвам итте. Ул Актаныш ягыннан ялкынлы сәламнәр җиткереп, үзешчәннәр концертының ике елга бер мәртәбә узуын билгеләп үтте. “Бүген Сезнең каршыгызга 300 кешелек коллектив белән сәхнә имтиханы тотарга килдек. Чиста татар районы буларак, чишмәләр инешләрне туендырып торган кебек, татар әдәбияты һәм мәдәниятен баетып торырга бурычлы дип саныйбыз үзебезне. Мондый мәртәбәле сәхнәдә чыгыш ясау – безнең өчен зур дәрәҗә. Бу концертны башта Актанышта, Мөслимдә, Яр Чаллыда куеп, чирканчык алдык. Аннан соң гына Казанның Камал сәхнәсенә менәргә кыйдык. Дөрес, мондый концертлар шактый гына финанс чыгымнарын таләп итә, әмма балаларның, яшьләрнең үз сәләтләрен биредә күрсәтүе, бернинди дә матди байлыкка тиң түгелдер”, - дип ассызыклады Энгель Фәттахов.

Район башлыгы тамашачыларны Актанышта ике ел эчендә булган үзгәрешләр белән дә таныштырып узды. “Балалар – безнең олы хәзинәбез һәм район тормышына, аларның казанышларыннан чыгып бәя биреп була”, - дип ул, 2008 елның Гаилә елы булуын күздә тотып, балалар һәм яшьләр тормышы турында сөйләде. Аның әйтүенчә, районда барлыгы 6500 бала яши, аларның 4100е – мәктәпләрдә һәм 1400е – балалар бакчаларында теркәлгән. “Татнефть” ААҖ бүләк иткән боз сараенда 200 дән артык бала шөгыльләнә. Кызлардан төзелгән команда Алабуга яшьләрен дә җиңеп кайткан. Район үзәгендә беренче тынлы оркестр барлыкка килгән. Районның КВН командасы өченче ел рәттән Татарстан чемпионы исемен яулый. Яшь талантлар республика иҗади конкурсларында лауреат исемнәренә лаек була.

Концертта Наил Сәләхиев башкаруында “Татарстан” җыры, Энҗе Мәүлетова башкаруында “Сөембикә” җыры һәм башка җырлар яңгырады. Гаилә елында, Яңа Кормаш авылыннан Бәдретдиновлар гаилә ансамбле чыгышы бик урынлы булды. Тамашачыларның көчле алкышлары шул турыда сөйли иде.


2008 елның 5 мае




Шулай ук кара

Фоторепортажлар