Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: “Бөек Җиңүнең кадерен озын-озак елларга кадәр сакларга тиешбез”

6 майда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Бөек Ватан Сугышында яуланган Җиңүнең 63 нче еллыгы уңаеннан, Казан Кремленең Герблар залында тантаналы төстә сугыш ветераннарын кабул итте.

Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашты.

Сугышта катнашкан ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен, шул исәптән, Советлар Союзы һәм Социалистик хезмәт Геройларын – барлыгы 63 кешене Суворов училищесы курсантлары каршылады. Чараның тантаналы өлеше башланыр алдыннан, Илбашы бәйрәм кунаклары белән истәлеккә фотога төште. Шулай ук урамда Татарстан Дәүләт Җыр һәм бию ансамбле вәкилләре сугыш елларының мәхшәргә тиң елларын чагылдырган җыр-биюле сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим итте. “Күкрәп үтте сугыш давылы, гөрләп килде җиңү шатлыгы”, - каһәр суккан сугыш афәтен үз башыннан кичергән сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре шул вакытта, Бөек Ватан сугышы хатирәләрен һәм дошманны җиңү мизгелләрен күңелләрендә кабат яңартканнардыр.

Табыннар сый-хөрмәт белән тулы залга кергәч, ветераннар алдында бөек бәйрәмгә багышлап тәбрикләү сүзләре белән, Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте. “Мөхтәрәм ветераннар! Менә бүген Бөек Җиңүне 63 нче ел рәттән билгеләп үтү алдыннан, шушы залга җыелдык. Күпме генә еллар узса да, сугыштагы ачы югалтуларны, каһарманнарның кылган батырлыгын, халкыбызның онытырга хакы юк”, - дип башлады ул тәбрикләү чыгышын. Аның фикеренчә, дошманга каршы көрәштә изге сугыш антын соң чиккәчә керсез саклаган, өсләреннән яңгыр төсле явып торган туплар-ядрәләрдән дә курыкмаган һәм тирә-ягы кан һәм үлек белән тулганда да, каушап калмаган ата-бабаларыбызның истәлеге түкми-чәчми буыннан-буынга тапшырылырга тиеш. “Сугыш дигән каһәр төшкән нәрсә халыклар, дәүләтләр тарихында гомер-гомергә булган. Без шундый михнәткә дучар булганбыз икән, киләчәктә илебезнең бүтән мондый бәлага тарымавына омтылырга кирәк. Бөек Җиңүнең кадерен озак-озын елларга кадәр сакларга тиешбез, чөнки Җиңүнең бәһасе артык югары булды”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

“Сугыш елларының ачысын үз җилкәсендә татып, Бөек Җиңүне тартып чыгарган батырлар, тылда эшләгән хатын-кызлар өчен, бүгенге көннәрне күрү, гаиләгә сыенып, балалар һәм оныклар белән яши алу – үзе зур бәхет. Сезнең хөрмәткә әйтелгән ихлас сүзләр һәрвакыт аз кебек тоела. Ил иминлеге өчен ничәмә-ничә җанның үз гомерен корбан итеп, безнең хакка тыныч яшәеш өчен көрәшкәне өчен рәхмәт сүзләре әйтеп бетергесез”, - дип, Президент ветераннарга исәнлек-саулык теләп, эчкерсез рәхмәтләрен җиткерде. Республика җитәкчесе хатын-кызларның һәм балаларның тылда газап чиккәненә басым ясап, тыл хезмәтчәннәренең Бөек Җиңүне чынга ашыруда хәлиткеч роль уйнауларын билгеләп узды.

“Сугыш игълан итәргә сәбәп табыла, әмма моны булдырмый калу мөһим. Россия көчсез ил була алмый. Җиңү бәйрәменә сакчыл мөнәсәбәтебез, сугышлар башлануга юл куймау өчен этәргеч бирә”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. “Җиңүче халык өчен!”, - дип, ул беренче тостны игълан итте.

Мәртәбәле кунакларның бәйрәмен “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате ачык телевизион яшьләр фестивале лауреатлары җыр-моңнары һәм биюләре белән бизәде.


2008 елның 6 мае