Вакыйгалар хроникасы


М.Шәймиев Мәңгелек ут янына, Сагышлы Аналар һәм Толлар монументына чәчәкләр салды

Бүген Казанның Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында совет халкының немец илбасарларын Җиңүнең 63 еллыгына багышланган тантаналарның бер өлеше булды. Башта Бөек Ватан сугышында катнашучыларга тирән хөрмәтен белдергән Татарстан халкы исеменнән куелган һәйкәл төбенә республикабызның сәяси, хәрби-патриотик яшьләр оешмалары һәм хәрәкәтләре вәкилләре венок салды.

Мәңгелек ут янына илткән юлдан үткәнче, Президент Минтимер Шәймиев алдан сугыш ветераннары янына килеп, аларны Бөек Җиңү көне белән котлады, сәламәтлек һәм озын гомер теләде, хәлләрен белеште. Тантаналарга быел 1 меңнән артык сугыш ветераны чакырылган.

ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән берлектә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин Дан мемориалы колоннадасындагы Мәңгелек ут янына Татарстан Республикасы исеменнән венок китерделәр. Венок канәфер чәчәкләреннән республикабыз флагы рәвешендә тезеп ясалган. Анда шулай ук "Бердәм Россия" сәяси партиясе исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин һәм аның урынбасары Р.Ратникова, Казан шәһәре мэриясе исеменнән мэр И.Метшин да чәчәкләр куйдылар. Алар артыннан ветераннар, яшьләр Мәңгелек ут янына кызыл канәферләр салды. Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраганда һәркем башы иеп, тын гына хәтер яңартты.

Аннары Президент һәм аны озатып йөрүче рәсми даирәләр Сагышлы Аналар һәм Толлар монументына таба атлады. Монумент алдына М.Шәймиев чәчәкләр куюга ап-ак күгәрченнәр күккә күтәрелде...

Быел Татарстанда Җиңү бәйрәменең төп тантаналары Меңьеллык мәйданында үткәрелү сәбәпле, рәсми даирәләр, автобуска утырган ветераннар белән бергә, шунда юл алды.


2008 елның 9 мае