Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: "Без гамәлләребезнең, омтылышыбызның бердәм булуы аркасында җиңдек"

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Казанның Меңъеллык мәйданында, 9 Май бәйрәме -Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 63 ел тулуга багышланган тантанада, ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен һәм канкойгыч сугышның барлык шаһитләрен олы бәйрәм белән котлады.

Бәйрәм чарасында шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

"Хөрмәтле ватандашлар! Мөхтәрәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, хәрби парадта катнашучылар! Мин Сезне шәхсән үз исемемнән, Татарстан Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы исеменнән Бөек Җиңүгә 63 ел тулу белән кайнар тәбрик итәм. Мәңге онытылмас язгы көн - 1945 нче елның 9 нчы маенда, сугыш тәмамлану турында, безнең өчен көтеп алынган хәбәр килеп ирешә. Илебезне азат итүче совет солдаты тарихи бурычын үтәде. Кешелек тарихындагы иң кырыс сугыш, үткәндә калды. Без гамәлләребезнең, омтылышыбызның бердәм булуы аркасында җиңдек, чөнки без рәхимсез дошманнан котылу максатына тугры калдык, һәрвакыт бердәм халык булдык.

Бөек Җиңү безгә бернәрсә белән дә алмаштырып булмаслык югалтулар аша килде, җиңүнең бәһасе югары булды. Озак дүрт ел дәвамында барган сугыш илебезне теткәләде, туганнарыбызны һәм якыннарыбызны тартып алды. Аяусыз сугыш дистәләгән миллионлаган ватандашыбызның гомерен йотты. Аларның истәлеге мәңгегә күңелләрдә сакланачак, яу кырларында ятып калган, ачлыктан газап чигеп үлгән, дошманга сатылмыйча, фашист лагерьләрендә мәсхәрәләнгән батырларыбызны мәңге онытмаячакбыз. Беркем дә һәм бернәрсә дә онытылмый", - дип, Минтимер Шәймиев Ватан өчен җаннарын фида кылган сугыш корбаннары хөрмәтенә бер минут тынлык игълан итте.

"Бөек Ватан сугышында җиңү илебезнең төрле халыкларының уртак тырышлыгы белән яулап алынды. Татарстан гына да 700 меңнән артык улын һәм кызын фронтка озатты, аларның яртысы диярлек туган җиребезгә әйләнеп кайтмады. Сугыш кырларында һәлак булган каһарманнарыбыз истәлеге йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Якташларыбызның батырлыгын ил югары бәяләде. 200 мең кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнде. 250 дән артыгы Советлар Союзы Геройлары, Дан орденының Тулы кавалерлары. Николай Столяров, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Муса Җәлил, Петр Гаврилов һәм башкалар Татарстанның данын еракларга яңгыратты. Алар безнең горурлыгыбыз. Дошман Татарстан җиренә аяк баса алмады, әмма сугыш барышында республикабыз бөтен ил белән фронтка фидакарьләрчә хезмәт итте. Татарстан предприятиеләре сугышчыларны азык-төлек, хәрби, медицина кирәк-яраклары белән тәэмин итте. Казанның конструкторлык бюроларында илнең иң күренекле галимнәре эшләде. Безнең госпитальләрдә меңнәрчә яраланган сугышчы дәваланып аякка басып, кабат фронтка юл алды. Без сынатмадык. Җиңүче-халыкка, сугыш геройларына, тыл хезмәтчәннәренә, бүгенге якты көнне күрү бәхетенә ирешә алмаган ватандашларга Мәңгелек дан! Сезнең батырлыкларыгыз үрнәк буларак, яшь буын өчен каһарманлыклар кылырга этәргеч ясый. Ил һәм бөтен дөнья өстендә һәрвакыт тыныч күк йөзе булсын иде", - дип белдерде Президент.

Минтимер Шәймиев чыгышында, быел масштаблы хәрби парадлар торгызылуын да искәртеп үтте. Бу безнең күпмилләтле илнең тулы көчтә булуын, заманның барлык каршылыкларына җавап бирергә әзер булуын дәлилли. "Төрле буыннарның патриотик эстафетасы беркайчан да өзелмәс. Илебезнең данлыклы армиясенә - дан!", - дип, республика җитәкчесе чыгышында барлык сугыш ветераннарына исәнлек-саулык теләде.

Илбашы котлавыннан соң, Россия һәм Татарстан гимнары яңгырады.


2008 елның 9 мае