Вакыйгалар хроникасы


М.Шәймиев Норвегиянең РФдә Гадәттән тыш, Тулы вәкаләтле илчесе О.Нордслеттен белән очрашты

14 майда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Казан Кремлендә Норвегиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ойвинд Нордслеттен белән очрашты. Очрашуда Татарстан ягыннан ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе - Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Линар Латыйпов, "Татнефтехиминвестхолдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, Норвегия Корольлеге ягыннан илченең энергетика һәм тирә-як мохит буенча киңәшчесе Ян Томпсон, сәүдә киңәшчесе Рогер Мартинсен, нефть һәм газ буенча Норвегия-Россия партнерлыгын күздә тоткан "Инсток" компаниясенең Россия буенча төбәк директоры Хокон Скреттинг катнашты.

"Мин Сезнең белән очрашуга бик шатмын. Дәүләт структуралары, бизнес вәкилләре белән зур төркем булып килеп, республика белән тагын да тыгыз хезмәттәшлек урнаштыруга омтылышыгыз өчен зур рәхмәт", - дип мөрәҗәгать итте Минтимер Шәймиев кунакларга. Аның фикеренчә, Татарстанның Скандинавия илләре белән хезмәттәшлеге тагын да тыгызрак була алыр иде, бу кимчелекне төзәтеп, хәзер үткәндә эшләнми калганнарны эшләп бетерергә кирәк. "Бүгенге очрашу форсатыннан файдаланып, багланышларны киңәйтү максатын күзалларбыз. Иң мөһиме, моңа бернәрсә дә комачауламый. Россия-Норвегия арасындагы озак хезмәттәшлек тә, Татарстан белән Норвегия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытыр гына дип ышанабыз. Үзара кызыксынуның булуы зарур", - дип белдерде Президент. Республика башлыгы сүзләренә караганда, Скандинавия илләре гаять зур тизлек белән үсеш ала. "Скандинавия илләрендә югары тормыш дәрәҗәсе күзәтелә, алар акыл белән эш йөртеп, нефть-газ һәм башка продуктлар җитештерүдән кергән табыш белән нәтиҗәле хуҗалык итү ысулларын үзләштергән. Шуңа күрә үзебезнең җитешсезлекләребезне акларга түгел, ә үрнәк илгә тиңләшергә тиешбез", - дип ассызыклый ул.

Минтимер Шәймиев илчегә Татарстанның югары темплар белән үсеш алуы турында сөйләп, республиканың нефть химиясе казанышларына тукталды. "Татарстанда нефть чыганаклары 60 ел эшли. Фән ярдәмендә без нефть табу күрсәткечләре буенча югары үрләр яуларга ирешеп киләбез. Институтлар, белгечләр һәм галимнәр нефть химиясе тармагы үсешендә зур роль уйный. Бүгенге көндә без "кара алтын" табуның яңа ысулларын гамәлгә кертәбез, башка төбәк һәм илләрнең дә тәҗрибәсен өйрәнәбез. Сезнең дә нефть чыгару буенча искиткеч тәҗрибәгә ия булуыгызны беләбез. Бу хәзинәгә сакчыл карарга кирәк. Безнең илдә нефть тармагына салым йөкләмәсен киметү карары кабул ителде", - дип белдерде Илбашы.

Минтимер Шәймиев нефть эшкәртү буенча камил ысуллар өйрәнелүен, республикада каучукларның барлык төрләре җитештерелүен, автомобиль, машина төзелеше тармакларының киң үсеш алуын, агросәнәгать комплексы өлкәсендә дә Татарстанның алга киткән төбәк булуын билгеләп узды. "Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур өстенлек бирелә. Илдә авыл хуҗалыгы өлкәсе чыгымлы һәм нәтиҗәсез дигән бәхәсләр яшәгән булса да, мин авылны үстерүгә, икътисади яктан гына түгел, социаль күзлектән чыгып карадым", - ди Президент. Шул исәптән, ул Татарстанда, Россиядә җитештерелүче сөтнең 8 проценты савылганын да әйтеп үтте.

Норвегия, көнкүреш дәрәҗәсе югары булган, сәнәгый үсеш алган кечкенә дәүләтләр рәтенә керә. Җан башына күрсәткечләр буенча бу ил электр энергиясе эшләп чыгару, нефть һәм газ, минераль ашламалар җитештерү һәм экспортлау, балык тоту буенча дөньяда лидерлык позициясендә тора. 2007 елда тулаем эчке продукт 257 миллиард АКШ долларын тәшкил итә.


2008 елның 14 май көне




Шулай ук кара

Фоторепортажлар