Вакыйгалар хроникасы


Анна Азари Татарстан Президентын юбилей елында Израильгә килергә чакырды

15 май көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Израильнең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Анна Азари белән очрашты.
ТР Президенты үзенең сәламләү сүзен әйбәт сынамышлардан башлады: республикага изге кунак килгәндә үзе белән күптән көтелгән яңгыр алып килә. "Без апрельдән бирле яңгыр яуганны көткән идек. Без бит төп басымны авыл хуҗалыгына ясыйбыз, ә явым-төшемнәр булмаганда зур проблемалар килеп туа. Хәер, сез моны үзегез дә яхшы аңлыйсыз", - дип билгеләп узды М.Шәймиев.
Президент Израильдә күп еллар элек булуын искә алды һәм ул чакта андагы яшеллекләргә таң калуын белдерде, чөнки ул илдә суга кытлык зур бит.
"Бездә бер генә нәрсә дә үзе үсми - аларның барысы да күп көч таләп итә, - диде Анна Азари. - Хәзерге вакытта диңгез суын тозсызландыру белән шөгыльләнәбез. Хәтта суны Төркиядән алып кайту проекты да булган иде".
Илче Татарстан Президенты Израильгә тагын бер тапкыр - дәүләт оешуга 60 ел тулган елда барырга мөмкинлек табар дигән ышаныч белдерде.
Минтимер Шәймиев Анна Азарины Татарстан халкы һәм шәхсән үз исеменнән дәүләт бәйрәме белән котлады. "Шундый катлаулы вәзгыятьтә сез суверенитет һәм иң мөһиме, нефть һәм газ чыганаклары булмаган килеш динамикалы үсеш тәэмин итә аласыз", - дип белдерде ул.
Искәртеп узабыз, Анна Азари Казанга 14 май көнне килгән иде. Ул кичә Казан синагогасында һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә булды. Соңыннан "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Казанның "ОРТ-Мишпахтейн" мәктәбе (яһүд этномәдәни компонентлы) оешуга 10 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада катнашты.
ТР Президенты белән әңгәмәсе барышында Израиль илчесе республика җитәкчелегенә барлык конфессияләргә дә игътибар белән караган, кичә ул катнашкан гаҗәеп бәйрәмне оештырган өчен рәхмәт белдерде.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 11 мең яһүд яши, аларның күбесе Казанда гомер итә. 2008 елның 1 гыйнварына ТРның Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә 4 яһүд җәмгыяте теркәлгән булган.
Республика гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары белән булган әңгәмәсендә Анна Азари үзенең Татарстанда булу теләгенең Казан мәктәбенең 10 еллыгына чакыру ярдәмендә тормышка ашуы хакында әйтеп узды. "Хис-кичерешләр - искиткеч. Мин бирегә килгәнче үк Татарстан төрле диннәр, шул исәптән яһүд дине дә, дус һәм тату яши торган үрнәк республика икәнне белгән идем. Ак көнләшү белән көнләшәм. Бу безнең өчен үрнәк булып тора. Моны бик тә күрәсем килгән иде һәм бик канәгать калдым".
Илче сүзләренә караганда, ТР Президенты белән булган әңгәмәдә Татарстан ирешкән уңышлар хакында фикер алышынган. Ул тагын бер кат үзенең Минтимер Шәймиевне юбилей елында Израильгә килергә чакыруы хакында хәбәр итте. "Бу визит булыр дип көтеп калабыз", - дигән ышаныч белдерде А.Азари.
2007 ел мәгълүматлары буенча, Израиль Татарстан Республикасы партнерлары арасында 36нчы урынны алып тора. ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе - ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов сүзләренә караганда, бүгенге көндә Татарстан һәм Израиль арасында тышкы сәүдә әйләнеше 25,5 миллион доллар тәшкил итә. "Безнең уртак авыл хуҗалыгы проектлары бар, аерым алганда, "Майский" совхозы яхшы эшли, нанотехнологияләр өлкәсендә дә хезмәттәшлек бар. Әмма бу мөмкин булганнар белән чагыштырганда бик аз. Мисал өчен, бүген без файдалана торган компьютер программаларының күбесенең Израильдә эшләнгәне билгеле булды. Ул республика кешеләрендә генә түгел, ә безнең күршеләрдә дә ихтыяҗ белән кулланылыр дип уйлыйм. Минем фикеремчә, бу бик перспективалы идея", - дип билгеләп узды Т.Акулов.
Үзенең сәфәре азыгында Израиль Дәүләтенең Россия Федерациясендәге гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Казанның 12нче мәктәбендә ("ОРТ-Мишпахтейн"), шулай ук Казан дәүләт университетында булачак, ул анда "Израиль дәүләте. Якын Көнчыгыштагы вәзгыять" дигән темага лекция укыячак.
ТР Президентының Израиль илчесе белән очрашуында "Всемирный ОРТ" ассоциациясенең Россия, Белоруссия һәм Урта Азия илләрендәге вәкиллеге генераль директоры Ави Ганон, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, ТР мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, Татарстан яһүд милли-мәдәни мохтәрияте президенты Михаил Скоблионок катнашты.

2008 елның 14 май көне