Вакыйгалар хроникасы


М. Шәймиев: "Универсиада Казанда уза калса, бу Россия өчен дә мөһим вакыйга булыр иде"

17 майда Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Казанны 2013 елда Бөтендөнья Җәйге Универсиада уздыру урыны буларак бәяләүче, ФИСУ Башкарма комитеты вице-президенты Стефан Берг җитәкчелегендәге Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) делегациясе әгъзалары белән очрашты.

Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Казан шәһәр мэры Илсур Метшин, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев, Татарстан югары уку йортлары советы рәисе - Казан дәүләт университеты ректоры Мәгъзүм Сәлахов, Россия студентлар спорты берлеге президенты, ФИСУ Башкарма комитеты әгъзасы Олег Матыцин, Халыкара студентлар спорты берлеге ягыннан, ФИСУ Башкарма комитеты әгъзасы, беренче эксперт-консультан Малумбет Микаэль Ралет (Көньяк Африка Республикасы), Башкарма комитетның Сербиядән әгъзасы Синиша Яснич, Грециядән Ставрос Дувис һәм башкалар катнашты.

Минтимер Шәймиев Татарстан җиренә, төгәлрәк аның мәркәзе Казанга, олы йомыш һәм җаваплы вазифа белән килгән мәртәбәле кунакларны чын күңелдән республика исеменнән сәламләде. "Дөньяның өч шәһәре арасында без дә Җәйге Универсиада Хуҗабикәсе исеменә дәгъва кылабыз. Әлеге дөньякүләм студент уеннарын үткәрергә теләүчеләрнең күп булуы - яхшы күренеш. Универсиада барлык халыкларны берләштереп, үзара аңлашуга мөмкинлек бирә. Спортның төп бурычы - яшь буынны бер өлкәдә, бер үк мәнфәгатьләр буенча берләштерү. Универсиада күпләргә үзенең сәләтен бөтен дөньяга күрсәтү мөмкинлеген тудыра. Минемчә, аек фикер йөртүче кешелек дөньясы да бу хәрәкәтнең әһәмиятен аңлыйдыр. Без узган елда да Универсиада башкаласы исеменә яулауга өмет баглаган идек, әмма җиңүче берәү генә була шул. Ни генә булса да, без артык борчылмадык, иң мөһиме, кыска гына вакыт эчендә Татарстан үзен дөнья дәрәҗәсендә таныта алды, спорт амбицияләре белән дә абруй казанды", - дип мөрәҗәгать итте Президент делегация вәкилләренә.

Аның әйтүенчә, Универсиада уздыру урыны буларак дәгъва кылу буенча быел шулай ук җитди әзерлек алып барылды. "Бу әзерлек яшьләр һәм студентларның кәефендә чагылыш таба. Казанның җиңүе өчен Россия Федерациясе Президенты да, федераль структуралар, республика һәм җирле хакимият тә бик зур тырышлык куя. Сүз безнең яшьләрнең омтылышы турында бара. Дөньяда берничә дистә еллар дәвамында уздырыла торган Универсиада уеннарын нишләп әле бездә дә оештырып карамаска?! Безнең максат - менә шул", - дип ассызыклый Минтимер Шәймиев. Аның әйтүенчә, бу вакыйга Казан өчен генә түгел, күпмилләтле, күпконфессияле Россия Федерациясе өчен дә мөһим. Россиядә узачак Кышкы Олимпиадага әзерлек фонында, Россия җәмәгатьчелеге 2013 елгы Универсиаданы Казанда уздыруны эзәрлекли.

"РФ Президенты Дмитрий Медведевнең сайлау алдыннан килгән эшлекле сәфәре кысаларында нәтиҗәле сөйләшү оештырылган иде. Ул Казанның җиңүче исеменә көрәшүен тулысынча хуплады. Үзе һәм Россия Хөкүмәте исеменнән ярдәм күрсәтеләчәгенә ышандырды", - дип билгеләп узды Минтимер Шәймиев. Ул шулай ук Россиядә Универсиаданың соңгы тапкыр 1973 елда Мәскәүдә үткәрелгәнен һәм, әгәр дә, Казан 2013 елгы уеннарның хуҗабикәсе исеменә лаек дип табылган очракта, ул елны Россиядәге уеннарны соңгысыннан соң 40 ел тулачагын искәртеп узды.

"Без Универсиадага җитди әзерлек алып барабыз. Спорт корылмалары белән тәэминат, хезмәт күрсәтү өлкәсендә проблемалар булмаячак. Минем уйлавымча, без барлык эшләрне Универсиадага кадәр бер ел алдан тәмамлаячакбыз. Бу мәсьәләләр уңаеннан борчылу урынсыз. Сез тәҗрибәле белгечләр буларак, ике көнлек эш сәфәре кысаларында безгә җитешсезлекләрне күрсәтсәгез, сезгә бик рәхмәтле булып, алга таба бу кисәтүләрне исәпкә алып эш итәр идек. Без якты өметләр һәм ныклы ышаныч, түземсезлек белән 31 нче майны, ә аннан да бигрәк 2013 елны көтәчәкбез", - дип, Минтимер Шәймиев ФИСУ делегациясе әгъзаларына нәтиҗәле эш теләп калды.


2008 елның 17 май көне




Шулай ук кара