Вакыйгалар хроникасы


ТР Президенты законнар имзалады

20 май көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Баулы муниципаль районы" муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территория чикләрен һәм статусын билгеләү турында", "Татарстан Республикасында адреслы социаль ярдәм турында", Татарстан Республика Җир кодексы һәм "Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме турында", "Оешмалар күчемсез милкенә салым турында", "Патент нигезендә салым салуның гадиләштерелгән системасын куллану турында", "Татарстан Республикасында торак биналар һәм коммуналь хезмәт өчен түләүнең төбәк стандартлары турында" законнарына үзгәрешләр кертү турындагы законнарны имзалады.

Закон текстлары рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында басылачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.


2008 елның 21 мае