Вакыйгалар хроникасы


М.Шәймиев: "Язучыларның иҗатын халыкка җиткерү ысулларын тагын да камилләштерергә кирәк"

22 май көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә, ТР Язучылар берлеге идарәсе рәисе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Илфак Ибраһимов җитәкчелегендә килгән Татарстан язучылары белән очрашты.

Очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев, "Татмедиа" ААҖ директорлары советы рәисе Марат Моратов, ТР Язучылар берлегеннән, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев, Г. Державин исемендәге әдәби премия лауреаты, Россия язучылары берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Николай Алешков, М. Горький исемендәге әдәби премия лауреаты Борис Вайнер, ТР Дәүләт Советының ТР законнарының татар һәм рус телендәге текстлары тәңгәлләген билгеләү буенча комитет рәисе Роберт Миңнуллин, ТР халык язучысы, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Туфан Миңнуллин, "Казан утлары" журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.

Минтимер Шәймиев билгеләп узганча, иртәгә узачак Татарстан язучылары берлеге корылтае алдыннан, бүгенге очрашу башкарган эшләрне, борчыган мәсьәләләрне, уй-фикерләрне уртага салып сөйләшүгә корылган. Президент искәртеп узганча, корылтай дүрт елга бер тапкыр уздырыла. "Иң мөһиме шул: иң авыр вакытларда да без ихтыяр көчебезне күрсәтеп, берлекне саклап кала алдык. Оештыру мәшәкатьләре, катлаулы чор инде артта калды. Ул елларда бер-беребезне аңлый алдык", - дип ассызыклый Президент. "Эшләгән эшләр бар. Аларны күрмәү дөрес булмас иде", - дип саный Минтимер Шәймиев. "Язучылар йорты - иҗат әһелләре өчен моң-зарларны уртаклашу, җәмәгатьчелек белән эш итү, уй-фикерләрне халыкка җиткерү өчен төп йорт. Татар поэзиясе, прозасы, авторлык әсәрләренең дөнья күрүе - сөенечле күренеш", - ди ул. Ләкин Президент билгеләп үткәнчә, нәшрият эшләрен оештыруда кайбер җитешсезлекләр дә очрый. "Танылган шәхесләрнең юбилейларын, иҗат бәйрәмнәрен тантаналы итеп уздыру да - мәгънәле эш. Яшь буын язучылары белән хезмәттәшлек итү дә, игътибарга лаек. Без аларга тиешле хөрмәт күрсәтергә тиешбез", - ди республика җитәкчесе.
Язучыларның иҗатын халыкка җиткерү буенча газета-журналлар, телевидение аша юллар табыла. Әмма ысулларны тагын да камилләштерергә кирәк. Бер җөмлә белән генә үтемле итеп әйтә белү дә, аңга сеңә", - дип, Минтимер Шәймиев сүзнең зур тылсым көченә ия булуын һәм аның күңелгә тәэсир итү буенча зур корал булуын ассызыклый. Татарстан башлыгы якшәмбе көнне "Яңа гасыр" телеканалыннан татарча спектакльләр күрсәтүнең дә күркәм гадәткә әверелүен билгеләп узды.

Зилә Вәлиева журналистларга хәбәр иткәнчә, очрашуда Татарстан мирасын тәшкил итүче яңа авторлар, яңа әсәрләр телгә алынган. "Классик язучыларыбызның иҗат җимешләре, халкыбызның җәүһәрләре булып саналырга, аларның "йөзек кашы"дай сакларга тиешбез, шуңа күрә китап нәшер итү буенча дәүләт ярдәме күрсәтелеп килә", - ди мәдәният министры. Ул ассызыклаганча, татар язучылары әсәрләрен рус, ауропа һәм төрки телләргә тәрҗемә кылу да мөһим. Иң яхшы әсәрләр һәр укучыга барып җитәргә тиеш. Зилә Вәлиева сүзләреннән аңлашылганча, яшь буын язучылары дигәндә, Актаныш нәниләренең "Бүгенге балачак әкиятләре" китабы дөнья күргән.

Илфак Ибраһимов сүзләренә караганда, очрашуда милләтебезнең яшь буын язучыларын тәрбияләү проблемалары күтәрелгән. "Без бүген шулай ук әдәби тәрҗемә проблемаларын да кузгаттык", - ди ул.


2008 елның 22 май көне