Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: "Үзгәртеп кору чорының авырлыгын бигрәк тә язучылар татыды"


23 май көнне Татарстан язучылары берлегенең уналтынчы корылтаенда, иҗат әһелләре эшчәнлегенә бәяләмә биреп, уй-фикерләре, киңәш-тәкъдимнәре белән ТР Президенты Минтимер Шәймиев чыгыш ясады. "Хөрмәтле язучылар! Корылтай делегатлары! Иң авыр вакытларда да берлекнең сакланып калуының дөрес адым булганын ачык аңлыйбыз. Ул чорда сез зиһенлелек сыйфатлары күрсәттегез. Аллаһы Тәгалә дә ярдәм иткәндер", - дип мөрәҗәгать итте республика җитәкчесе язучыларга.

Ул ассызыклап узганча, язучылар берлеге ул - Хөкүмәт оешмасы түгел, ә иҗади берләшмә. "Без моны барыбыз да дөрес аңларга тиешбез, юкса аңлашылмаучанлык нигезендә бер-беребезгә карата сораулар күп туачак. Ә менә дәүләтнең, базар икътисады шартларында, иҗтимагый оешма вәкилләре буларак, сезгә, язучыларга ярдәм итүе - монысы икенче мәсьәлә. Заказ булмый торып, язучыларның иҗат җимешләре өчен дәүләт түләргә тиеш түгел. Заказларга эшләүнең формаларын уйларга һәм грант системасын булдырырга кирәк. Әмма шунысы хак: без берлекнең алга таба да гамәлдә торуы яклы. Барлык проблемаларны хәл итәргә тырышырбыз, әмма безгә даими үзгәрешләр чорында берлекнең ныклыгына гарантия кирәк", - дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Президент чыгышында билгеләп узганча, Татарстан, икътисади, сәяси төзелеше буенча башка төбәкләр сафында алдынгы санала. Күпмилләтле халкыбыз белән башкарган эшләр күзгә күренерлек. Бигрәк тә үзгәртеп коруның соңгы елларында республика чәчәк ата. "Татарстанның үсешен инкарь итеп булмый. Шунысын да әйтеп узарга кирәк, үсешкә мич башында ятып кына ирешеп булмый. Танылырга теләсәк, дөньга киңрәк карарга тиешбез", - дип, Илбашы халыкара мәйданда танылу буенча 2013 елгы Универсиада хуҗабикәсе исеменә лаек булуның әһәмиятле вакыйга булуына ишарәләде. "31 нче майда әгәр дә без бу көрәштә җиңүче дип табылсак, бу уңышны бернинди дә бизмәнгә салып үлчәп булмый.

Республиканың мондый казанышларына бары тик сөенергә кирәк. Ил бер иҗтимагый стройдан икенчесенә уңышлы күчеш чорын кичерә. Ни кызганыч, мәдәният, әдәбият, сәнгать өлкәсендә генә уңай үзгәрешләрне тою авыррак бирелә. Бигрәк тә, язучылар үзгәртеп кору чорында кыенлыкларга дучар булды. Рәссамнар, композиторлар, эстрада җырчылары һәм башка иҗат әһелләре четерекле шартларда да үзләрен югалтмады. Алар яңача яшәүгә тизрәк ияләште. Опера артистлары да нинди хәлдә калыр инде дип кайгырган идек, алар төшенкелеккә бирелмәде, чит илләрдә дә үзләренә карата ихтыяҗ үстерә алды", - дип, Минтимер Шәймиев язучыларга көнкүрешләрен яхшырту, абруйларын үстерүне кайгырту турында киңәшләр бирде. "Сездән дә инициатива булырга тиеш. Сүз дә юк, озак еллар иҗат иткән өлкән буын язучыларына ярдәм итәргә әзербез. Алар халкыбызга хезмәт иткән буын. Ә алга таба язучыларның хәле ничегрәк булыр?", - дип, Президент язучылар берлегенә керүче 323 әгъзаның ничәсенең кискен ярдәмгә мохтаҗ булуын ачыкларга, аларга булышлык күрсәтергә вәгъдә бирде.

Минтимер Шәймиев басым ясаганча, вәзгыятьне артык мөшкел хәлдә дип күз алдына китерү дә дөрес булмас иде. "Сезнең бит күбегез газета-журналларда да эшли. Бүгенге көндә аларда хезмәткәрләр уртача 14 мең сум акча алып эшли. Дөрес, бер-ике журналда хәл начаррак, әмма монда баш мөхәррирләрнең тырышлыгы җитеп бетми", - ди ул. Илбашы хәбәр иткәнчә, язучыларның көнкүрешен яхшырту, аларның керемнәрен кайгырту максаты белән, язучылар йортын күпкатлы бина итеп үзгәртеп төзү мөмкинлеге дә карала.

Президент фикеренчә, язучылар мохитендә яшәгән проблемаларны чишеп булыр, әмма милли әдәбиятны коткару мәсьәләсе гаять җитди. Ул язучыларга мәктәпләрдә татар теле һәм татар әдәбияты дәреслекләренең эчтәлеген тикшерүдә катнашырга тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, бу мәсьәләнең зарурлыгы турында узган корылтайда да әйтелгән. "Кемгә нәрсә ошамый, язучылар белән уртага салып сөйләшергә, кимчелекләрне юкка чыгарырга тырышырга кирәк. Тарих дәреслекләренең эчтәлеге дә миндә шик тудыра. Ә бит бу республикадагы ярты миллион баланың аңына сеңә. Дәреслекләр үзебезнең күңелгә хуш килә торган булырга тиеш", - дип ассызыклый Минтимер Шәймиев.
Дин нигезләре дәреслеге турында сүз кузгатылгач, республика җитәкчесе аның эчтәлегеннән канәгать булуын билгеләп узды. "Бала мәктәпне тәмамлаганда, дин тарихыннан да белемле булып чыгарга тиеш. Православие, ислам һәм башка диннәр дә бертөрле тигез укытылачак", - ди Минтимер Шәймиев.


2008 елның 23 мае