Вакыйгалар хроникасы


М.Шәймиев: "Җирле үзидарә органнарында эшчәнлек барышында сораулар тууы - уңай күренеш"

26 майда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узган ТР муниципаль берәмлекләре советының III съездында, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге проблемаларына тукталып, тәфсилле чыгыш ясады.

Иң элек, республика җитәкчесе муниципаль берәмлек башлыкларына, авыл җирлекләре җитәкчеләренә, узган елның декабрендә РФ Дәүләт Думасына һәм агымдагы елның мартында РФ Президентын сайлауны уңышлы уздыру өчен тирән рәхмәтен җиткерде. "Бердәм Россия" партиясе химаясе астында, ике мөһим сәяси вакыйга да сезнең тырышлык аркасында, тыныч һәм нәтиҗәле узды", - ди Минтимер Шәймиев. Ул искәртеп узганча, киләсе елда ТР Дәүләт Советына сайлаулар көтелә. "Анысын да яхшы гына уздырырбыз дип ышанам. Чөнки барлык казанышлар зыялы депутатлык корпусыннан башлана.

Әйтергә кирәк, "Бердәм Россия" парламентарийлар фиркасе генә түгел, ә инде чын мәгънәсендә халык фиркасенә әверелеп бара. Мәгълүм булганча, аны РФ Премьер-министры Владимир Путин җитәкли. Ул сигез ел ил белән идарә итеп, аны кризистан чыгарды. Хәзер инде илнең чәчәк атуын кайгырту зарур. Аны үстерү, көндәшлеккә сәләтле итү - катлаулы мәсьәлә", - ди Президент.

"Җирле үзидарә органнары - яңа институт. Әлбәттә, мөстәкыйль идарә итү өчен вәкаләтләр бирүгә, уңыш шундук киләчәк дисәк, бу шик тудырыр иде. Тулаем алганда, акрынлап булса да, муниципалитетларда эш рәвеше уңышлы бара. Ходайга шөкер, хакимияткә икътисадның төрле секторларында билгеле бер тәҗрибәсе булган әзерлекле кешеләр килде. Эшләгән саен, җирле үзидарә органнарында сораулар һәм проблемалар тууы - уңай күренеш, моның белән сез үзегезнең вәкаләтләрегезне күрсәтәсез", - ди Минтимер Шәймиев. Ул керемнәрне арттыру мәсьәләсенә тукталып, акча эшләү ысулларын өйрәнү мөһимлегенә басым ясады. Салым базасына килгәндә, Президент аны үстерү юлларын табарга киңәш итте.

Илбашы ассызыклаганча, безгә республиканың узган елгы үсеш күрсәткечләреннән калышырга ярамый. 2008 елның беренче дүрт аенда Татарстан 3,5 процентка тәңгәл үсеш кичергән. "Һәр товар җитештерүче белән сөйләшергә кирәк. Билгеләнгән планнарның үтәлешенә ирешү зарур. Җитештерүчәнлек күләмнәре үсешенең керемнәр үсеше белән озатылуы мөһим", - дип саный ул.
Президент сүзләренә караганда, кайбер авыл җирлекләрендә терлек санын киметү күзәтелә. "Без моңа юл куя алмыйбыз. Авылларга инвесторлар килүе - уңай фактор. Алар җитештерүчәнлек хезмәтен үстерә, халыкны эш белән тәэмин итә. Шәхси ярдәмчел хуҗалыклары үсешенә бернигә дә карамастан җитди игътибар юнәлтү зарур", - дип белдерде ул. Минтимер Шәймиев шәхси сектордан сатып алына торган сөткә бәянең төшүе белән бәйле вәзгыятькә дә кагылды. Аның әйтүенчә, сөтне күпләп җитештерү - отышлы гамәл. Сөт әзерләүне кулдан ычкындырсаң, аны торгызу зур тырышлык таләп итә. Шуңа күрә Татарстанда югары сыйфатлы сөт савылуын исәпкә алганда, республика башлыгы әйтүенчә, аңа лаеклы бәя кире кайтачак.

"Без күп кенә программаларны кичектереп, халыкка авылларда юллар төзелешенә җентекләп керешәбез дип вәгъдә бирдек. Без моны башкарып чыга алырбыз дип уйлыйм. Моңарчы тузган торакны ликвидацияләү, газификация һәм башка проблемаларның да очына чыга алган идек. Төзек юллар һәркайда да булачак. Моннан тыш, урамнарны яктырту мәсьәләсе дә хәл ителәчәк", - дип ышандырды Минтимер Шәймиев.

Республика җитәкчесе билгеләп узганча, Татарстанда бюджет хезмәткәрләре, авыл халкы һәм яшь гаиләләр өчен колач җәюче торак төзелеше күрсәткечләре буенча да Татарстан алдынгы санала. "Минем авыл җирлекләренә мөнәсәбәттә шикаятем бар. Без акчаларны яңа торак төзелеше өчен бирәбез. Бу программа элек төзелгән йортларга кагылмый. Мондый хокук бозуларга бармыйк. РФ Президенты Дмитрий Медведев та коррупциягә каршы көрәш мәсьәләсен кискен куйды. Кызганычка каршы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә җинаять эшләре дә аз кузгатылмый. Хакимият дигән нәрсә ярамаган гамәлләргә дә кызыксуны уята. Бу сынауны гадел узарга кирәк", - ди ул.

Мәктәпләрне оптимизацияләү мәсьәләсенә килгәндә, Минтимер Шәймиев сүзләренә караганда, әлеге процесста милли компонент исәпкә алынган һәм йөкләмәне билгеләгәндә, милли мәгарифкә зыян китермәскә тырышылган. "Авылларда кечкенә мәктәпләрне япмый булдыра алмыйбыз, чөнки барлык мәктәпләрне дә заманча җиһазлар һәм чаралар белән тәэмин итеп булмый. Балалар замана белән бергә атларга тиеш. Шуңа күрә мәктәпләрне берләштереп, укучыларны көндәшлеккә сәләтле итү турында уйланырга тиешбез", - ди ул. "Милли компонентны бетерү дигәндә, сүз татар телендә укытуны тыю турында бармый, дөрес итеп аңлагыз. Аңлашылмаучанлыкларны, ризасызлыкларны хәл итү юлларын табарбыз", - ди республика башлыгы.

Президент сәламәтлек саклау тармагына кагылып, медицина өлкәсен заманча җиһазлау мәсьәләсенә җитди игътибар бирелүен ассызыклап узды. Аның әйтүенчә, киләсе елдан йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә елына 800 операция ясау планлаштырыла, быел ул 336 ны тәшкил итә. "Агымдагы елның беренче кварталында балалар туу күрсәткечләре 10,6 процентка арткан, үлем күрсәткечләре кими бара", - дип хәбәр итте Илбашы.

"Ниһаять, капиталь төзекләндерү эшенә керештек. Әлеге максатларга 5 миллиард сум акча бүленеп бирелгән", - ди Минтимер Шәймиев.
Илбашы Татарстанның Универсиада хуҗабикәсе исеменә көрәштә катнашуының да зур вакыйга булуына басым ясады.
Съезд утырышында каты көнкүреш калдыкларын чыгару мәсьәләсе дә күтәрелде. Минтимер Шәймиев фикеренчә, чүптән арыну ихтыяҗы туган икән, бу юнәлештә эш алымнары да өйрәнеләчәк. Иң беренче чиратта эш эре авыл җирлекләреннән башланачак.

Съезд эшендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Яр Чаллы муниципаль берәмлеге башлыгы Илдар Халиков, 998 муниципаль берәмлек башлыгы катнашты.

2008 елның 26 мае