Вакыйгалар хроникасы


Владимир Путин Алабугада "Fiat Ducato" җитештерү цехында булды

27 май көнне Россия Премьер-министры Владимир Путин "Алабуга" махсус икътисади зонасында булды. Эшлекле сәфәрендә аны ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов озатып йөри.

РФ Хөкүмәте башлыгына "Соллерс" ААҖнең (элеккеге "Северсталь-авто") җитештерү комплексын тәкъдим иттеләр. Владимир Путин комплексны "Fiat Ducato" автомобильләрен җыю корпусыннан (биредә эретеп ябыштыру һәм машиналарны җыю цехлары урнашкан) башлады. Хәзер цехларда 600 кеше эшли, киләчәктә аларның санын 6 меңгә җиткерү ниятләнә.

Биредә "Fiat Ducato" микроавтобусларын, шулай ук төрле модификациядәге "Isuzu" йөк машиналарын чыгаралар. Участокның гомуми җитештерү куәте елына 120 мең автомобиль тәшкил итә. Тәкъдир итү барышында "Северсталь-авто" ААҖ генераль директоры Вадим Швецов сөйләгәнчә, "төп максат - "Fiat Ducato" җитештергәндә 90 процент локальләштерү дәрәҗәсенә чыгу, чөнки автомобиль кыйммәтенең 80 проценты - автокомпонентлар".

Хәзерге вакытта Владимир Путин "Алабуга" МИЗда "Северсталь-авто" җитештерү мәйданчыкларын каравын дәвам итә. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, кунаклар цехлар буенча электромобильләрдә йөри. Владимир Путин аларның берсенең руле артына үзе утырды.

"Алабуга" МИЗ территориясендә объектларны караганнан соң, Владимир Путин "Россия автомобиль сәнәгатен үстерү чаралары турында" дип аталган киңәшмәдә катнашачак.

Белешмә өчен: сәнәгый-җитештерү тибындагы "Алабуга" махсус икътисади зонасы 2005 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы алабуга районы территориясендә Россиядә беренчеләрдән булып төзелде. "Алабуга" МИЗның мәйданы 20 квадрат чакрым тәшкил итә, ул Россиядә сәнәгый-җитештерү тибындагы иң эре МИЗ.

"Алабуга" МИЗ төзелүдән соң ике ел эчендә зона эшчәнлеге буенча җитди гамәли нәтиҗәләргә ирешелгән - барлык төр инфраструктура (сәнәгый, эшлекле һәм таможня) үсеше темплары буенча "Алабуга" МИЗ Россия Федерациясенең барлык махсус икътисади зоналарыннан узып китә. "Алабуга" МИЗда инфраструктура булдыруга 18,5 миллиард сум күләмендә бюджет акчаларын тоту каралган, аның 5 миллиарды үзләштерелгән инде.

Хәзерге вакытта "Алабуга" МИЗ территориясендә эшли торган ике производство бар: "Соллерс-Алабуга" ҖЧҖ һәм "Соллерс-ИСУЗУ". МИЗның калган резидентларының бизнес-планнары сәнәгый эшчәнлеккә керешүне 2008 елның ахырында - 2009 елның башына билгеләгән. МИЗның әлеге ике резиденты автомобиль төзелеше тармагын тәкъдим итә. Алар - "Соллерс" ААҖ холдингы предприятиеләре.

"Алабуга" МИЗны үстерү стратегиясе нигезендә, 2011 елга барлык төр инфраструктура объектлары төзелеше тәмамланырга тиеш. 2011 елга биредә 40тан артык компания-резидентны ачу күздә тотыла. Бу исә 16 меңгә якын яңа эш урыны һәм ил икътисадына 2 миллиард АКШ доллары күләмендә инвестицияләр дигән сүз.


2008 елның 27 мае