Вакыйгалар хроникасы


Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Мөслим муниципаль районында эш сәфәрендә

28 май көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Мөслим муниципаль районында эш сәфәрендә. Илбашын ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин озатып йөри.

Эш сәфәре программасы кысаларында республика җитәкчесенең "Вамин-Урожай" агрофирмасының төзекләндерелгән терлекчелек комплексына баруы, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашуы каралган. Мөслим авылында Президент Мөслим - Иске Сәет автомобиль юлында асфальт-бетон өслекле юл төзелеше барышын, Колхоз урамында яшь гаиләләр һәм авыл җирлегендәге белгечләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча төзелгән йортны караячак. 

Шулай ук Минтимер Шәймиев "Агромастер" җитештерү кооперативы" ҖЧҖнең эшчәнлеге белән танышачак. Биредә Илбашы игътибарына "Нептун" йөзү бассейнында сәламәтлекне ныгыту мөмкинлекләре дә тәкъдим ителәчәк. 

Программада шулай ук Хәрби һәм Хезмәт даны мемориаль комплексындагы мәңгелек утка чәчәкләр салу каралган, моннан тыш, соңгы елларда сафка бастырылган торак йортлар һәм социаль объектлар белән танышу пунктлары да бар.


2008 елның 28 мае