Вакыйгалар хроникасы


Дмитрий Шелер Минтимер Шәймиевне Татарстан аквалангистларының уңышы белән котлады

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә ТР Спортның су асты төрләре федерациясе президенты Дмитрий Шелердан котлау телеграммасы килгән.
Телеграмма 100 процентка Татарстан Республикасы спортчы-аквалангистларыннан төзелгән Россия командасының су астында йөзү буенча дөнья беренчелегендә катнашып, әлеге спорт төре буенча алтын медальләр яулавына бәйле рәвештә җибәрелгән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.


2008 елның 29 мае