Вакыйгалар хроникасы


В.Путин М.Шәймиевне 2013 елгы Универсиада өчен көрәштә Казанның җиңүе белән котлады

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Владимир Путиннан Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасын үткәрү хокукы өчен көрәштә Татарстан Республикасы башкаласының җиңүе белән котлап телеграмма килде.

"Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!

Казанның 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасы башкаласы итеп сайлануы уңаеннан Сезне ихлас күңелдән тәбрик итәм. Әлеге җиңүне хаклы рәвештә Россия атлетларының казанышларын тану, илебезнең халыкара спорт хәрәкәтенә керткән сизелерлек өлеше дип санарга мөмкин.

Универсиада иң югары дәрәҗәдә узар, Казан, Татарстан һәм бөтен Россиянең тормышында күренекле вакыйга булыр дип ышанам. Иң мөһиме - ул республиканың спорт инфраструктурасы үсешенә, халыкара гуманитар элемтәләрне ныгытуга куәтле импульс бирәчәк, җәмгыятьтә сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен раслау юлында мөһим адым булачак.

Киң колачлы спорт бәйрәменә әзерлек эшләрендә уңышлар телим", - диелә котлауда.


2008 елның 5 июне