Вакыйгалар хроникасы


Татарстан Президенты исеменә котлау телеграммалары килүләре дәвам итә.

Татарстан Президенты исеменә РФ Федераль Җыелышынын Дәүләт Думасы башлыгы урынбасары Светлана Журкованын тәбрикләве килде. "Бу җиңү дөнья спорт җәмгыятьчелегенен безгә булган ышанычын күрсәтә. Илебезнен регионнары югары дәрәҗәле ярышларны уздырырга әзер. Анын өстеннән, Универсиадада катнашу һәм анарга әзерләнү дә яшьләр һәм студентлар спортынын үсешенә җитди стимул булачак", - дип әйтелә телеграммада.

Минтимер Шәймиевка үз котлау сүзләрен Россия Федерациясе ватандашларны саклау, гадәттән тыш вәзгыятләр һәм табигый афәт нәтиҗәләрен бетерү министры Сергей Шойгу да юллады. Телеграммада әйтелгәнчә: "Бу җиңүегез күп көчләр сарыф итүегез нәтиҗәсе. Сезнен игътибарыгыз ярдәмендә респубикада спортнын уен төрләре үсә, күп заманча спорт корылмалар төзелгән, олимпиячелек хәрәкәте үсештә".

Россия Федерациясе транспорт министыры Игорь Левитин: "… шундый дәрәҗәле халыкара вакыйганын хуҗалары булу хокыкын алуга сез әллә кайчаннан лаеклы", - дип ассызыклады.

Федераль физкультура һәм спорт агентлыгы башлыгы Вячеслав Фетисов: "Бу Татарстан Республикасы һәм бөтен Россия өчен зур җиңү. Ул республика хөкүмәтенен физкультура һәм спорт үсешенә, Татарстаннын бөтен халыгын физкультура һәм спорт белән шөгыйлләнүгә тарту эшчәнлегенә керткән торышлыклар нәтиҗәсе".

Башкортостан Республикасы Президенты Мортаза Рәхимов "республика бу әһәмиятле спорт форумына тиешлечә әзерләнер һәм Бөтендөнъя студентлар уеннары иң югары дәрәҗәдә узачак. Бөтендөнъя атлетлары Казанда үзләренен югары осталыкларын, җиңүгә ирешергә теләкләрен күрсәтәчәк, бөтендөнъя спорт тарихына яңа юллар кертәчәкләр!" – дип ышанганлыгын белдерде.

Мәскәү өлкәсе губернаторы, Советлар Союзы Каһарманы Борис Громов: "Бу Россиянын социаль-икътисади казанышларын һәм Татарстан Республикасынын профессиональ һәм масса күләм спорт үсешенә керткән торышлыкларын танылуынын ачык билгесе".

Кемерово өлкәсенен губернаторы Аман Тулеев: "Бу бөтен Россия ватандашларынын гадел һәм матур җиңүе. Атказанган спортчыларыбызнын казанышлары олимпиячелек хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткәннәр. Илебездәге югары дәрәҗәле һәм масса-күләм спортнын үсешенә бирелә торган җитди эшчәнлек алып барыла. Бу җиңүгә, шулай ук Татарстан һәм Россия спорт үсешенә керткән өлешегезнен дәрәҗәсен яхшы аңлыйбыз".

Ленинград өлкәсенен губернаторы Валерий Сердюков: "Бай тәҗрибәгезгә нигезләнгән дәүләтне үстерү зирәк стратегик сәясәтегез бик шәп нәтиҗәләр китерде. Бөтендөнъя Универсиада Сочи шәһәрендә уздырылачак Олимпиадага бик яхшы репетиция булачагында, һәм Татарстаннын, һәрвакыттагыча, илебезнен кунакларын үзенен борынгы җирләрендә лаеклы дәрәҗәдә кабул итәчәгендә шикләнмим".

Брянск өлкәсенен губернаторы Николай Денин: "Бу җиңүне көтергә мөмкин иде. Ул региондагы һәм бөтен Россиядагы спорт усешенә бирелгән игътибарны раслый".

Саратов өлкәсе Думасы башлыгы Валерий Радаев: "Бу Россиянын бөтендөнъя спорт аренасында чираттагы җинүе. Алга гына, яңа казанышларга һәм максатларга таба хәрәкәт итүегезне телим. Иҗади көчегез бер дә бетмәсен, бөтен ниятләрегез тормышка ашсын".

Россия чирәм хоккее федерациясе мактаулы президенты Николай Кошман һәм Россия Федерациясе чирәм хоккее президенты Сергей Чеченков: "Җәйге Универсиаданы уздыру үзенен әһәмиятлелеге буенча җәйге Олимпияда белән генә чагылдырыла алына. Казанда төзелгән "Чирәм хоккее үзәге" дөнъяда, Аурупада һәм Россиядә чирәм хоккеенын яңа үсеш дәверенә керүен билгели".

Россия Федерациясе юстиция министыры урынбасары Алу Алханов Казаннын җиңүе "Татарстан һәм Россия җитәкчелегенен толерантлык сәясәтенен алыпбарганлыгын раслаучы тагын бер факт. Халыкара мөнәсәбәтләрдәге төпле адымнар, тарих һәм сәясәт өлкәләрендәге карашларнын берлеге бөек максатларга ирешү мөмкинлегенә китерәләр. Бөтен дөнья ягыннан йөкләнгән мактаулы миссиясен Татарстаннын лаеклы дәрәҗәдә үтәчәген телим".

Россия Федерациясендәге Босния һәм Герцеговина илчесе Әнвәр Халилович:"Бу Сезнен Татарстан Республикасы халыкларынын тормыш дәрәҗәсен, Казаннын университетларында укучы студентларын тормыш һәм уку шартларын үстерүгә кертелгән мөһим өлешегезне халыкара дәрәҗәсендә тану".

Казандагы Иран Ислам республикасы генераль консулы Реза Багбан Кондори: "Татарстан Республикасы җитәкчелегенен бу уеннарны уңышлы уздыруга кертеләчәк торышлыклары нәтиҗәсендә Казан тагын да матуррак булачагына, бөтендөньяда яхшырак танылачагына ынашам".

“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси фикасы координаторы, "Россия милләте" Бөтенроссия җәмәгать оешмалары берлеге рәистәше, Россия тышкы эшләр министырлыгынын махсус вазыфалар илчесе Абдул-Хаким Султыгов: "Халыкара студентлар спорты федерациясенен карары Татарстан Республикасы һәм тулысынча бөтен Россиянын физкультура һәм спорт өлкәсе, социаль-икътисади өлкәсендәге зур казанышларын таный, илебезнен халыкара аренасында дәрәҗәсен күтәрә. Татарстан Республикасы башкаласында уздырылачак 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада халыкара студентлар спорт хәрәкәтенен тарихына һәм илебезнен иҗтимагый-сәяси һәм спорт тормышына онытылмас якты эз кертәчәгендә шикләнмибез".

Котлау сүзләрне рәсми кешеләр генә түгел, Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында яшәүче күп шәһси кешеләр дә юллаган.


ТР Президенты матбугат хезмәте, 2008 елның 6 июне.