Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: "Татарстан Колумбия белән төрле яклы хезмәттәшлеккә әзер"

7 июнь көнне Энергетика, нефть эшкәртү, машина төзелеше тармаклары Татарстан һәм Колумбия арасындагы икътисади хезмәттәшлек нигезе булырга мөмкин. Кичә Санкт-Петербургта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Колумбия Республикасы вице-президенты Франсиско Сантос Кальдерон белән очрашуы барышында сүз әнә шул хакта барды.

Искәртеп узабыз, республика башлыгы Төньяк башкалага XII Петербург халыкара икътисади форумында катнашу өчен килде.

Әңгәмә башында Минтимер Шәймиев республика Хөкүмәте, Дәүләт Советы һәм шәхсән үз исеменнән вице-президентны сәламләде һәм үз иленең Татарстан белән хезмәттәшлекне җайга салырга теләгәне өчен рәхмәт белдерде.

"Без сез җитәкләгән делегацияне кунакчыл Татарстан җирендә көттек. Кызганычка, бу сәфәр тормышка ашмады. Шуңа да карамастан, сезнең безнең республика килергә чакыру үз көчендә кала. Без һәрчак сезнең делегацияне Казанда иң кадерле кунакларны кабул иткән кебек каршы алачакбыз,- дип ышандырды республика башлыгы. - Мин сезнең белән очрашуга бик шат. Сез безнең өчен гаҗәеп һәм тарихы гади булмаган серле ил вәкиле. Узган гасырда җиңел булмаган тарихи юл узып, бүгенге көндә Колумбия зур үсеш алды. Ил кирәкле тотрыклылык ала, инвестицияләрне уңышлы рәвештә җәлеп итә, аның табигый байлыклары уңыш китерә. Кызганычка, безнең илләр арасындагы багланышлар зур түгел, әмма аларның әйләнеше динамикалы рәвештә үсәр дип өметләнәм. Ике якның да моның белән кызыксынуы шатлыклы күренеш. Татарстан төрле яклы хезмәттәшлеккә әзер".

Республика Президенты очрашуда катнашкан Колумбиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Диего Хосе Тобон Эчеверрины үз иле бизнесменнары белән бергә Татарстанга килергә чакырды.

Кальдерон Минтимер Шәймиевкә күрсәтелгән хөрмәт - очрашуны оештырган өчен рәхмәт белдерде һәм, үз чиратында, аны Колумбиягә килергә чакырды.

Соңыннан киңәйтелгән составтагы Латин Америкасы делегациясе, Татарстан һәм Колумбия хөкүмәте әгъзалары һәм бизнесменнар катнашында узган ике яклы сөйләшүләрдә безнең республиканың икътисади потенциалын тәкъдир итү булды. Минтимер Шәймиев мөмкин булган хезмәттәшлек өлкәләрен санап үтте - нефть табу һәм нефть разведкасы, энергетика, судно төзелеше, вертолетлар һәм "КАМАЗ" йөк машиналары җибәрү. Шулай ук мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге элемтәләр дә перспективалы. Республика башлыгы күптән түгел Казанның Универсиада-2013не үткәрү хокукын яулавына аерым игътибар бирде һәм шуңа бәйле рәвештә Колумбиянең яшь спортчыларын анда катнашырга чакырды.

Хәзерге вакытта Россия һәм Колумбия арасында тауар әйләнеше 115 миллион доллар тәшкил итә, алардан Россия экспорты - 175 миллион. Россия Колумбиягә минераль ашламалар һәм башка химия продукциясе, машина-техник продукциясе, металл җибәрә. Үз чиратында Колумбиядән шикәр чималы, кофе һәм кофе концентраты, банан кертелә.

Очрашуда ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе - Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, икътисад министры Марат Сафиуллин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, Казан вертолет заводы җитәкчесе Вадим Лигай, Горький исемендәге Яшел Үзән заводы генераль директоры Сергей Ильин, "КАМАЗ" һәм "Татэнерго" вәкилләре һәм Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин катнашты.


2008 елның 7 июне