Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев инвестиция конференциясен даими рәвештә Казанда уздыру идеясе белән чыкты

10 июньдә "Корстон" сәүдә-күңел ачу үзәгендә Ислам үсеш банкының Халыкара инвестиция конференциясе ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан ягыннан Президент Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, министрлыклар-ведомстволар, предприятие-оешмалар, уку йортлары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр вәкилләре, дин әһелләре шулай ук иҗтимагый фондлар, башкарма хакимиятнең федераль органнары вәкилләре катнашты. Ә Ислам илләреннән килгән мәртәбәле кунаклар арасында Ислам үсеш банкы президенты Әхмәт Мөхәммәт Али, Согуд Гәрабстанының РФ Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Али Хәсән Җәгъфәр, Гарәб инвестиция компаниясе идарә рәисе Абдулла Ходайси, Ислам мирасы фонды рәисе Абдулла Насри бар иде.

Казанда Ислам банкының конференциясен уздыру инициативасы моннан 1 ел элек туды. Узган елның май аенда Ауропа үсеш һәм реконструкция банкының Казанда узган еллык җыелышы кысаларында ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән Ислам үсеш банкы президенты Әхмәт Мөхәммәт Али ике арада Хезмәттәшлек Меморандумын имзалаган иде. Шул чагында 2008 елда Татарстан башкаласында әлеге финанс учреждениесенең инвестиция конференциясен уздыру хакында да килешенде. Бу конференция банкның Ислам Конференциясе Оешмасына кермәгән илдә узучы беренче масштаблы чарасы. Аның эшендә катнашу өчен Ислам Конференциясе Оешмасына кергән 19 илдән финанс элитасының 170 вәкиле килде.

Традиция буенча, Ислам банкының бу чарасы да Изге Коръән аятьләрен укудан башланды. Аннан соң мөселман дөньясы вәкилләрен күпмилләтле Татарстан җирендә республика Президенты Минтимер Шәймиев сәламләде. Татарстан башлыгы үз чыгышында безнең җирләргә Ислам диненең таралу тарихына, республика, Россиянең мөселман дөньясы белән багланышларына, алга таба хезмәттәшлек перспективаларына тукталды. Аның фикеренчә, Татарстан күпчелек мөселман илләрендәге партнерлары белән сәүдә-икътисади, мәдәни мөнәсәбәтләрен уңышлы үстерә. "Безне бай мәдәни-тарихи, рухи традицияләр берләштерә. Нәкъ менә алар аңлашып эшләргә һәм конструктив хезмәттәшлеккә ярдәм итә", - ди Минтимер Шәймиев. 2005 елдан Россия Ислам Конференциясе Оешмасында күзәтүче статусын алды. Татарстан Россия белән бу мәртәбәле халыкара оешма арасында элемтәләрне үстерүгә зур өлеш кертүе белән горурлана. Бүген республика "Россия-Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркемендә актив катнаша, Гарәп илләре лигасы, Ислам Фәннәр академиясе, Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча Ислам оешмасы белән элемтәләрен ныгыта.

"Россиянең Көнчыгыш капкасы ролен үтәгән Татарстан һәрвакыт мөселман дөньясы белән хезмәттәшлекне үстерүгә омтылып яши. Ауропа һәм Азия кисешендә урнашкан Татарстан Гареб белән Шәрыкны бәйләүче буын. Уңайлы географик урын безнең борынгы бабаларыбызга 9 гасырда көчле Идел буе Болгар дәүләтен төзергә ярдәм иткән. Ул үз чорында эре сәяси, сәүдә, мәдәни үзәкләрнең берсе булган, гарәп хәлифәлеге, якын һәм урта Көнчыгыштагы башка илләр белән рухи элемтәләрне ныгыткан", -ди Президент. Билгеле булганча, 10 гасыр башында Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителә. Бу вакыйга Багдад хәлифе илчесе Ибн Фадлан миссиясе белән бәйле. Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, шуннан бирле безнең җирләр Ислам дөньясының иң төньяк форпосты булып санала.

Аның сүзләренә караганда, бүген Ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрне үстерү Россия өчен иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып санала. Ул Татарстанда да икътисади, инвестиция хезмәттәшлеген үстерү өчен мөмкинлекләр җитәрлек дип саный. "Без ислам бизнесы вәкилләренең ышанычын бик хөрмәт итәбез. Шуңа аларга республикада эш алып бару өчен уңайлы шартлар тудыруга омтылачакбыз", - ди ул. Президент ассызыклаганча, уңайлы географик урыны, ныклы үсеш алган транспорт инфраструктурасы, югары квалификацияле белгечләре Татарстанга алга таба күп тармаклы икътисады булган заманча җәмгыятьне формалаштырырга ышаныч бирә.

Президент мөселман илләре эшлекле даирә вәкилләрендә Татарстанның икътисади-сәнәгый мөмкинлекләре хакында да күзаллау тудырды. Ул республиканың Россиянең иң динамик үсештә булган төбәкләренең берсе, машина төзелеше, нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть химиясе, сәнәгать, фән, авиатөзелеш, авыл хуҗалыгы буенча эре үзәкләрнең берсе булуын искәртте. Социаль-икътисади, сәяси өлкәдә иң мөһим фактор дип Татарстан моделе буларак танылу алган мәдәниятләр һәм диннәрнең конструктив хезмәттәшлеген атады. Президент белдергәнчә, республика халыкара тышкы икътисади элемтәләрен үстерә бара. Моны соңгы 10 елда тышкы сәүдә әйләнеше күләменең 9,5 тапкырга артуы, ә экспортның 11 тапкырга үсүе раслый. Узган ел Татарстан үз җирендә 3 млрд. тонна нефть чыгарылуны билгеләп үтте. "Заманча нефть табу темплары сакланганда, кара алтын запасы тагын 3 дистә елга җитәрлек", - ди Президент. Битум җитештерү дә республикада перспектив юнәлеш исәпләнә. Аның Татарстанда өйрәнелгән запасы 2 млрд. тоннадан артык, ә фаразлар буенча запас 9 млрд. тоннага кадәр.
Минтимер Шәймиев шулай ук Татарстанның стратегик үсешенең инновацияле икътисадка нигезләнүен атады. Аның асылында югары технологияле производство, углеводород чималын тирән эшкәртү ята. Республикада өстәмә рәвештә нефть эшкәртү һәм нефть химиясе производстволары төзелеше шуның белән бәйле. Татарстан башлыгы төп приоритетлар арасында шулай ук нефть химисе, энергетика, машина төзелеше һәм агросәнәгать комплексы үсешен атады. "Татарстан банк бизнесы өлкәсендә дә югары күрсәткечләр бирә. Республика берничә елдан бирле илдә кредит оешмаларының гомуми күләме буенча тотрыклы 4 урында бара", - ди ул. Президент шулай ук чыгышында кунакларның игътибарын инновацияле инфраструктура төзелешенә, татарстанда эшләүче технопарклар челтәренә, "Алабуга" махсум икътисади зонасына юнәлтте.

Аның сүзләренә караганда, кече бизнес та Татарстан үсешендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып калачак. Хәзер тулай төбәк продукты күләмендә аның өлеше 21 процент булса. 2010 елга аны 30 процентка җиткерү бурычы куелган. "Икътисадның үсеше энергия ресурсларына ихтыяҗның артуына китерә. 2030 елга кадәр республика яңа егәрлекләр кертергә уйлый. Мондый зур яңартуларны инвестицияләр ярдәменнән башка күзаллау мөмкин түгел. Стратегик инвесторлар өчен без ачык. Инвестицияләр килүгә юл ачу өчен законнарны камилләштерүгә игътибар бирәбез. Хәзер республиканың икътисади үсешендә шактый чит ил компаниясе катнаша. Әйдәп баручы халыкара оешмалар, шул исәптән Бөтендөнья банкы белән Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы тәҗрибәсен актив кулланабыз. Алар белән Татарстанда социаль әһәмияттәге уртак проектлар гамәлгә ашырыла", - дип белдерде Президент.

Аның фикеренчә, Ауропа банкының узган елның маенда Казанда үткән еллык җыелышы Татарстанда эшлекле активлык үсүенә этәргеч биргән. "Без Ислам үсеш банкы белән дә ныклы хезмәттәшлеккә өметләнәбез. Бу форум финанс һәм эшлекле даирә вәкилләренә уртак проектларны гамәлгә ашырырга алга таба ярдәм итәр", - ди Президент. Ул Ислам банкының инвестиция конференциясен Татарстанда даими нигездә уздыру идеясе белән чыкты. Аның фикеренчә, ул Россиягә, Татарстанга Ислам дөньясы белән элемтәләрне ныгытырга яңа этәргеч бирәчәк.


2008 елның 10 июне