Вакыйгалар хроникасы


Татарстанга РФ авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев килде

10 июньдә Татарстанга РФ авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев килде. "Казан" Халыкара аэропортында зур кунакны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм ТР Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов каршы алды.

Шуннан соң Алексей Гордеев, Минтимер Шәймиев һәм Марат Әхмәтов вертолетта Арча районына юл тотты, анда алар "Ак Барс Агро" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә сөтчелек комплексын ачу тантанасында катнашачак.

Иртәгә Россия авыл хуҗалыгы министры Татарстанның кошчылык тармагында әйдәп баручы предприятиеләрнең берсе булган "Чаллы-Бройлер" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә булачак.

Моннан тыш, Алексей Гордеев Татарстанның Саба районында "2012 елга кадәр авылны социаль яктан үстерү" федераль максатчан программасын гамәлгә ашыруның барышы белән танышачак, шулай ук берничә терлекчелек объектында, шул исәптән "Саба" АгроНуклеус" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә 580 ана дуңгызга исәпләнгән дуңгызчылык комплексында булачак.


2008 елның 10 июне