Вакыйгалар хроникасы


Азнакайның Баланлы Бүләк авылы фельдшеры Рәмзия Габидуллинага - ТР Президенты машинасы

10 июньдә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан күләмендә беренче тапкыр "Ел табибы - Ак чәчәкләр" премиясен тапшыруга багышланган тантана булды. Конкурсның "Ел табибы-2008" статуэткасы, махсус дипломы булдырылган, ә номинантларның барысына да ак төсләрдән генә торган чәчәк бәйләмнәре әзерләнгән. Тантанага килгән һәркемгә Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романының рус телендәге тәрҗемәсе бүләк буларак ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан махсус бастырылган.
Сәнгать осталары чыгышлары белән үрелеп барган әлеге кичәдә конкурсантлар арасында җиңүчеләр игълан ителде һәм алар тугыз номинациядә бүләкләнде: "Иң яхшы башлангыч звено табибы", "Иң яхшы медицина хезмәткәре", "Иң яхшы инвестицион проект", "Ел җитәкчесе", "Ел медицина учреждениесе", "Ел хирургы", "Уникаль очрак", "Ел табибы", "Сәламәтлек саклау легендасы". Номинантларның һәммәсенә дә кыйммәтле бүләкләр - "Формстандарт" тарафыннан ноутбуклар алырга тәкъдим ителгән сертификатлар, белем алу программалары, плазмалы телевизорлар бирелде. "Ел табибы" номинациясендә җиңгән Казан онкология диспансерында эшләүче хирургия авырулары кафедрасы доценты, Казан медицина университетының онкология курсы мөдире Фоат Әхмәтҗановка Италиягә ике кешелек юллама тапшырылды.
Әлеге тантананы алып баручы - үзәк телевидениенең "1канал"ындагы "Сәламәтлек" тапшыруын алып баручы, үзе дә медицина өлкәсендә фән докторы булып җитешкән кардиолог Елена Малышева: "Ни өчен Татарстанда сәламәтлек өлкәсендә шулкадәр күп эшләнелә дигән сорауга мин Татарстан Президентының акыл белән эш итүен, алдан күрә белүен һәм һәр тармакта мөмкин кадәр алга чыгарга омтылыш сизелеп торуын дәлил буларак әйтәм. Хирурглар Казанда операцияләрне манипуляторларда ясарга өйрәнә. Мондый үзәк дөньяда булган 5нең берсе, ә Россиядә - бердәнбере", - дип басым ясап әйтте, үзенең тапшыруында күрсәтү өчен Казанда бик күп материал туплавын хәбәр итте.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исә, "Ел табибы - Ак чәчәкләр" премиясенә өстәп, үзенең махсус бүләге белән килгән иде. "Конкурслар җитәрлек бездә. Ләкин монысы, минемчә, иң зурысы, иң кирәклесе һәм аның киләчәге бар. Хәер, аны әллә кайчан ук оештырасы булган... Шулай да, конкурслар арасында иң шәбе булачак әле ул, киләсе елга без моны расларбыз. Медицина хезмәткәрләре - иң мактаулы һәм иң хөрмәткә ия кешеләр, фәкать сез генә моңа тулысынча лаек, - диде ул чыгышында. - Чөнки сез кеше тормышы өчен көрәшәсез, җәмгыятьнең сәламәтлеге сагында сез торасыз. Һәркайсыбызның гомере бер генә һәм без аны сезгә ышанып тапшырабыз... Сез - иң яхшыларның да яхшылары. 52 мең табип һәм шәфкать туташы, медицина персоналы халкыбыз сәламәтлеге сагында тора. Аларның һәркайсы тормыш-яшәеш бәрабәренә хезмәт итә. Якынлашып килгән бәйрәмегез белән сезне!" - дип, республикабыз җитәкчесе аларга сәламәтлек теләде, матур теләкләрен җиткерде.
Татарстан Президентының зур бүләге - "Fiat" автомашинасы исә Азнакайның Баланлы Бүләк авылы фельдшеры Рәмзия Габидуллинага насыйп булды. "Һәр конкурсант турында видеоролик күрсәтелде. Рәмзия Габидуллина участогында барлык аналарның балаларын бер яшь тулганчы күкрәк сөте имезеп үстерүенә ирешкән өчен лаек моңа. Ана сөте имеп үскән бала гына тулысынча сау-сәламәт була ала, чөнки нигезе шул. Шуны аңлап эш итәсез, булдырасыз, рәхмәт!" - дип, Минтимер Шәймиев аңа машина ачкычларын тапшырды.
Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов та катнашты.

Республикабызның сәламәтлек саклау өлкәсендә хәзерге вакытта 374 дәүләти һәм муниципаль учреждение, 600дән артык шәхси медицина оешмасы татарстанлыларга хезмәт күрсәтә. Узган елда гына да 850 мең чамасы авыру тәүлек әйләнәсе стационар дәвалау узган, поликлиникаларга 41 миллион тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Кеше гомерен саклап калу һәм озайту өчен 430 мең операция ясалган, аларның тагын 8700е югары технологияләр кулланып ясалган. Ашыгыч ярдәм бригадалары тарафыннан 1 млн. 400 мең тапкырдан артык медицина ярдәме күрсәтү өчен юлга чыгарга туры килгән.


2008 елның 10 июне




Шулай ук кара

Фоторепортажлар