Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Ислам үсеш банкы президенты Әхмәт Мөхәммәт Али белән очрашты

11 июнь көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Ислам үсеш банкы президенты Әхмәт Мөхәммәт Али белән очрашты.

Очрашуда ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе - ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Ислам үсеш банкы төркеменнән Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Али Джаафар, ИҮБ президенты киңәшчесе Бәшир Фадлаллах, эшлекле компания директорлары, РФ тышкы эшләр министрлыгының Казан шәһәрендәге вәкиле Радик Вахитов һәм башкалар катнашты.

Минтимер Шәймиев очрашуны ачып җибәреп, мәртәбәле кунакларны Татарстанның тарихи һәйкәле саналган Казан Кремлендә сәламләвенә шат булуын белдерде. Ул билгеләп узганча, Казанда икенче көн үз эшен дәвам итүче Халыкара инвестицияләр конференциясе эш формасы һәм эчтәлеге ягыннан да бик уңышлы үтә. "Бу форум Россия һәм ислам дөньясы илләре арасында хезмәттәшлекнең ныгуына, эшлекле багланышларның камилләшүенә китерер дигән ышаныч тудыра", - дип ассызыклый Илбашы.
Президент фикеренчә, кичә Татарстанның фәнни-техник потенциалын тәкъдир итү дә, киләчәктә уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен этәргеч булып хезмәт итәчәк. "Соңгы елларда Россия күп кенә чит илләр белән элемтәләрне ныгытуга иреште. Шулай да гарәп илләре белән хезмәттәшлек әлегә канәгатьләнерлек түгел, гәрчә тоткан динебез бер һәм күп кенә уртак тарихи җепләребез булса да. Безгә хезмәттәшлекне киңәйтү юлларын табу зарур", - ди Минтимер Шәймиев. Ул ассызыклаганча, Казанда узучы дәрәҗәле форум, гарәп илләре белән элемтәләрне камилләштерү өчен юл ачарга тиеш. Бу уңайдан ул тәгаен тәкъдимнәр көтеп калуын билгеләп үтте. "Аннан соң инде эре компанияләргә, урта һәм кече бизнес вәкилләренә дә юнәлеш бирә алыр идек", - ди республика Президенты.

Әхмәт Мөхәммәт Али Минтимер Шәймиевкә кичә конференциядә ясаган чыгышы өчен тирән рәхмәтен җикерде. "Кичә Татарстанның сәнәгый мөмкинлекләрен тәкъдир итү ислам дөньясы илләре инвесторларына Татарстанны киңрәк күзалларга ярдәм итте. Конференция ик еяклы хезмәттәшлекнең ныгуына китерер дип ышанам", - дип белдерде ул журналистларга.

Ислам үсеш банкы президенты сүзләренә караганда, делегация вәкилләрен республикада шәһәр төзелеше, авыл хуҗалыгы, күчемсез милек өлкәсендә эшчәнлек кызыксындыра. Тәкъдир итү барышында гарәп илләренең эшлекле даирәләре Татарстанның казанышлары белән тирәнрәк танышкан. "Хезмәттәшлекне ныгыту өчен транспорт челтәре мәсьәләсе проблема булып торды. Татарстанга эшлекле визит сәүдә элемтәләрен ныгыту өчен транспорт мәсьәләсен дә хәл итәргә ярдәм итәр", - дип, Әхмәт Мөхәммәт Али корабльләр төзелеше белән кызыксынуын әйтеп узды.


2008 елның 11 июне