Вакыйгалар хроникасы


М.Шәймиев: "Әзербайҗан белән Татарстанны тарихи һәм мәдәни багланышлар якынайта"

17 июньдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Әзербайҗан Республикасы Премьер-министры Артур Таир углы Раси-Задә җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте.

Очрашуда Әзербайҗан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Ага Бала Шамхал углы Гаджиев, Әзербайҗан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Бюль-Бюль углы Полад, Татарстан ягыннан Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, ТР вице-премьеры - мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, Татарстан Республикасының Әзербайҗан Республикасындагы даими вәкиле Наил Зарипов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Минтимер Шәймиев Татарстан белән хезмәттәшлек юлларын тагын да киңәйтү теләге белән бирегә килгән дәрәҗәле делегация вәкилләренә рәхмәтен җиткерде. "Без ике республика арасындагы нәтиҗәле хезмәттәшлекнең кадерен беләбез һәм моның белән горурланабыз. Тарихи бердәмлек җепләрен сакларга тырышуыгыз безне бик сөендерә. Безгә киләчәктә хезмәттәшлекне тагын да ныгытырга, әле колачланмаган өлкәләрдә элемтәләрне үстерергә кирәк, шул исәптән икътисади тармакта мөнәсәбәтләрне тагын да җылыту мөмкинлеге бар. Нефть чыгару мәсьәләсендә бер-беребезнең тәҗрибәсен өйрәнү зарур. Хәзер без Канада үрнәгендә авыр нефть чыгару белән шөгыльләнәбез", - дип белдерде Президент сәламләү чыгышында. Аның әйтүенчә, Россия Федерациясендә Әзербайҗан Республикасы көннәрен уздырганда, шулай ук республиканың юбилеена әзерлек кысаларында, тарихи өлкәдә мәгълүмат туплау буенча Татарстан да ярдәм итәргә әзер, моңа берни дә комачауламаячак.

Минтимер Шәймиев журналистларга биргән интервьюсында билгеләп узганча, Әзербайҗан белән Татарстанны тарихи һәм мәдәният өлкәсендәге тамырлар якынайта. Аның сүзләреннән аңлашылганча, ике дәүләт арасындагы хезмәттәшлек, 1996 елда ТР Президентының Әзербайҗанга рәсми визиты вакытында имзаланган сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә нигезләнеп үсеш алган. "Әзербайҗанда бүгенге көндә төрле өлкәләрдә югары тизлекле үсеш күзәтелә. Татарстанда һәм Әзербайҗанда кара алтын чыгару технологияләре камилләшә, шул өлкәдә тәҗрибә алмашу мөһим. Күп кенә нефть химиясе продуктлары белән алмашабыз, алда үзара тәэминат мәсьәләсендә хезмәттәшлекне тагын да үстерү турында уйланырга кирәк", - дип белдерде Илбашы.
Артур Таир углы Раси-Задә билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Әзербайҗанның икътисад структурасында да охшашлыклары күп. "Татарстан соңгы елларда шактый зур казанышларга ирешкән. Бу бигрәк тә шәһәр төзелеш тармагында, сәнәгатьтә сизелә, биредә киң кырлы эшчәнлек алып барылуын аңладык", - ди Әзербайҗан Республикасы Премьер-министры.

Татарстан һәм Әзербайҗанның хезмәттәшлегенә килгәндә, 2007 елда Әзербайҗан Татарстанның сәүдә партнерлары арасында 25нче урында исәпләнә. Товар әйләнеше узган елда 66 миллион АКШ долларын тәшкил иткән. Татарстанда инде 20 ел Әзербайҗан милли-мәдәни мохтәрияте эшли.


2008 елның 17 июне