Вакыйгалар хроникасы


ТР Президенты РФ Федерация Советы рәисе урынбасары белән очрашты

 19 июньдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Мезенцев белән очрашты.

Очрашуда ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов һәм РФ Федерация Советындагы Татарстан Республика Дәүләт Советы вәкиле Алексей Пахомов катнашты.

Биредә бүген Әлмәттә ачыла торган кече һәм урта нефть компанияләренә багышланган күчмә утырышта фикер алышырга тиешле мәсьәләләр хакында сөйләшү булды. Әлеге киңәшмәдә Федерация Советының табигать ресурслары һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының табигать ресурслары, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты әгъзалары катнаша.

Дмитрий Мезенцев сүзләренә караганда, мондый форматтагы күчмә утырыш Федераль Җыенның ике палатасы эше тәҗрибәсендә беренче тапкыр уздырыла. "Без киңәшмәне уздыру урыны итеп Татарстан Республикасын юкка гына сайламадык. Беренчедән, без ТР Президенты һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе чакыруына җавап бирдек, - дип билгеләп үтте Федерация Советы Рәисе урынбасары. - Икенчедән, биредә уникаль тәҗрибә тупланган, үз җир асты байлыкларына җентекле, сакчыл караш бар".

"Ә без - закон чыгаручылар - нефть-газ һәм табигатьне саклау өлкәсендәге законнарны камилләштерү өчен җаваплы, - диде Дмитрий Мезенцев журналистлар белән әңгәмәсендә. - РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин үзе үткәргән утырышларның берсендә илдәге геология разведкасының мөһимлегенә, аңа ярдәм итүгә һәм җир асты байлыкларына сакчыл караш булырга тиешлеккә игътибарны юнәлтте. Без законнарны камилләштерү кебек чараларның Россия Премьер-министры билгеләгән бурычларны гамәлгә ашырырга булышачагын аңлыйбыз".

Шушы һәм республика территориясендә өстәмә кыйммәт нормасын арттыру буенча (бу тулаем төбәк продукт күләмен арттыра һәм социаль мәсьәләләрне хәл итәргә булыша) ТР Президенты, ТР Хөкүмәте куя торган бурычлар Д.Мезенцев фикеренчә, ике көнлек күчмә утырышта тикшереләчәк.

"Без оператив мәсьәләләрне хәл итү буенча производство киңәшмәсе уздырырга теләмәдек, дип билгеләп үтте Федерация Советы Рәисе урынбасары. - Безнең бурычыбыз шундый - без әзерләгән тәкъдимнәрне (ә бу 17 биттән торган документ) законнарны камилләштерүгә юнәлдерү һәм норматив ведомство базасын камилләштерү өчен тәкъдимнәр әзерләү. Алар ил икътисады өчен аеруча әһәмиятле булган өлкәнең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итеп бердәм рәвештә эшләргә тиеш. Билгеле, моның актуаль саналган социаль мәсьәләләрне хәл итү, шул исәптән илкүләм проектларны гамәлгә ашыру коралы икәнлекне дә онытырга ярамый".

Татарстанга килгән закон чыгаручыларның төп төркеме Әлмәттә инде, ТР Президенты белән очрашу тәмамлангач, Д.Мезенцев һәм А.Похомов та нефтьчеләр башкаласына юл алды.
Ике көнлек эштән соң, Россия парламентарийлары Сабантуй бәйрәмендә катнашачак.

Искәртеп узабыз, 2002 елның гыйнварында Дмитрий Мезенцев РФ Федерация Советында Иркутски өлкәсе хакимияте вәкиле булып билгеләнгән иде, 2004 елның гыйнварында Федерация Советы Рәисе урынбасары вазифасына сайланды. Ул Федерация Советының икътисади сәясәт, эшмәкәрлек һәм милек комитеты, мәгълүмати сәясәт һәм мәдәният комиссияләре әгъзасы булып тора. Нанотехнологияләр буенча Хөкүмәт советы составына керә.


2008 елның 19 июне




Шулай ук кара

Фоторепортажлар