Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев РФ Дәүләт Советы президиумы утырышында катнаша

20 июньдә Россия Дәүләт Советы президиумы "Текстиль тармагын модернизацияләү һәм андагы эшчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, социаль яклау" дигән мәсьәләне тикшерәчәк. Утырышта ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнаша.

Президиум утырышын Россия Президенты Дмитрий Медведев уздырачак, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС. Утырышта Дәүләт Советы эш төркеме җитәкчесе, Иваново өлкәсе губернаторы Михаил Мень һәм РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Виктор Христенко чыгыш ясар дип көтелә.

Россия җиңел сәнәгать базарында күңелсез хәл килеп туган - җитештерүче өлешенә тауарларның чиреге туры килә, шундый ук күләмдә рәсми рәвештә импортка чыгарыла. Калган 50 процент Кытайдан һәм Төркиядән кертелгән контрабанда арзанлы кием-салымга туры килә. Россия предприятиеләре алар белән көндәшлек итәргә сәләтле түгел. Утырышка эшче төркем әзерләгән материаллар әнә шуны күрсәтә. Дәүләт Советы илнең текстиль тармагын үстерүнең үз стратегиясен тәкъдим итмәкче, ул бу өлкәдәге хәлне төзәтергә мөмкинлек бирәчәк.


2008 елның 20 июне