Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Идел буе районындагы каенлыкта Сабантуй бәйрәмен тамаша кылды

Республика шәһәр һәм районнарында узучы татар халкының милли бәйрәме - Сабантуйлар эстафетасына гадәт буенча Татарстан башкаласы - Казан Сабантуе нокта куя. Бүген Казан шәһәре халкы һәм башкала кунаклары әлеге күркәм бәйрәмдә күңел ача. Идел буе районы халкы аны Мирный бистәсендәге Каенлыкта тамаша кыла. Казанның төп Сабантуенда ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Федерация Советы, РФ Дәүләт Думасы әгъзалары һәм башка рәсми затлар катнаша.

"Гаилә юлы белән яки Сабантуй сөлгеләре" дип исемләнгән программа Гаилә елын күздә тотып эшләнгән. Бәйрәм концепциясе асылы, ТР Президенты җитәкчелегендә Татарстан гаиләсенең, каенлыкта урнашкан җиде тематик мәйдан буенча символик сәяхәтен хәтерләтте. Мөхтәрәм кунаклар "Аксакаллар - үткен сүзлеләр", "Әбиемнең ишегалды", "Зәңгәр күлләр", "Юллар чатында", "Алтын балачак", "Минем гаиләм", "Рәхим итегез!" исемле тематик мәйданчыклар белән танышып узды.

Мәртәбәле кунакларны татар халкының милли тәм-томы - чәкчәк белән каршы алдылар. Төп мәйданга керер алдыннан Минтимер Шәймиев Сабантуйның милли гореф-гадәте - сөлге җыюда да үз өлешен кертте. Ул колгага батыр көрәшчегә бүләк ителергә тиешле җиденче сөлгене бәйләде. Биредә капчык сугышы, колгага менү, кыек баганага менү, көрәш кебек милли спорт ярышлары җыр-моң белән үрелеп барды. Кунаклар алдында ТР Дәүләт җыр һәм бию, "Казан" бию ансамбльләре, игенчеләр биюе, татар халык биюе һәм башкалар белән чыгыш ясады.

Алга таба казанлыларны һәм мәркәзебез кунакларын котларга дип, сәхнәгә Илсур Метшин менде. "Мөхтәрәм казанлылар! Башкала кунаклары! Барчагызны да милли бәйрәм -Сабантуе белән тәбриклим. Тормышыгызда шатлык-куанычлар, иминлек теләп калам. Иген игүчеләргә тирән рәхмәтемне белдерәм. Икмәктән кадерле ризык юк. Ходайга шөкер, яңгырлар да вакытында яуды. Киләсе көннәр икмәкле булыр", - ди Казан мэры. Ул шулай ук Казанның 2013 елда узачак Универсиада хуҗабикәсе исемен яулауда үз өлешен керткән казанлыларга да рәхмәт сүзләрен ирештерде. "Ниһаять, без үз дигәнебезгә ирештек. Дөньякүләм спорт бәйрәмен үткәрүгә лаеклы булуыбызны исбатладык", - дип белдерде Илсур Метшин.

Кунаклар Сабантуйда милли көрәшне тамаша кылды. 120 ләп көрәшче ике келәмдә бил алыша. Аларның осталыкларын Вил Усманов һәм Рөстәм Гыйбадуллин хөкем итә. Баш батыр "ВАЗ-2114" автомобиле белән бүләкләнәчәк.


2008 елның 21 июне