Вакыйгалар хроникасы


Казанга Төркмәнстан Президенты килде

Казанга визит белән Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов килде.

"Казан" Халыкара аэропортында олы кунакны ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Хөкүмәте, ТР Президенты Аппараты әгъзалары, Казан мэры Илсур Метшин каршы алды.

Аэропорт бинасы каршында Төркмәнстан, Россия һәм Татарстан байраклары эленгән иде.

Аэропортта Төркмәнстан башлыгын шулай ук Казанга бүген иртән килгән Төркмәнстан Хөкүмәте делегациясе әгъзалары һәм Казан югары уку йортларында белем алучы төркмән студентлары каршы алды.

Бүген Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашачак, шулай ук Казан Кремлендә Татарстан һәм Төркмәнстан Хөкүмәтләре арасындагы килешүгә кул куелачак.

Делегация әгъзалары Казан Кремлендә һәм Казан дәүләт университетында булачак. "Казан" Халыкара ат-спорт комплексында төркмән кунаклары өчен Татарстанның икътисади һәм сәнәгый потенциалын тәкъдим итүче күргәзмә оештырылыр дип көтелә.


2008 елның 28 июне