Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: "Татарстан һәм Төркмәнстанның уртак башлангычлары уңышлы булачак"


28 июнь көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.

Казан Кремлендәге очрашуда Төркмәнстан ягыннан илнең Министрлар Кабинеты вәкилләре, дәүләт корпорацияләре җитәкчеләре, Төркмәнстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Халназар Агаханов, Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе - Татарстан Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов катнашты.

"Без Төркмәнстанның нәрсәләргә ия булуын һәм ничек үсеш кичерүен беләбез, сезнең уңышларга һәм дәүләтегездә башка илләр белән хезмәттәшлек итү өчен булдырылучы перспективаларга шатланабыз. Безнең уртак башлангычларның уңышлы булачагына ышанабыз", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев очрашуда.

Аның сүзләренә караганда, Татарстан һәм Төркмәнстанның чимал секторындагы икътисады бер-берсенә бик тә охшаган. Нефть химиясе, машина төзелеше өлкәләрендә хезмәттәшлек уңышлы гамәлгә ашырыла һәм аны тагын да киңәйтергә кирәк. Татарстан ике якка да файдалы хезмәттәшлек өчен ачык.

Республика башлыгы төркмәннәр һәм татарларның тугандаш халыклар булуын, аларны тарих, мәдәният, телләренең охшаш булуы һәм уртак дин берләштерүен ассызыклады.

Минтимер Шәймиев сүзләренә караганда, фәнни һәм мәдәни өлкәләрдәге хезмәттәшлекне тагын да киңәйтергә кирәк. Татарстан югары уку йортларында Төркмәнстаннан килгән күп санлы студентлар белем алу өчен реаль мөмкинлекләр бар. Төркмәнстан яшьләре Татарстанда үзләрен уңайлы хис итә һәм монда әйбәт җайлаша.

Гурбангулы Бердымөхәммәдов Минтимер Шәймиевне 2013 елгы Универсиаданы үткәрү хокукы өчен көрәштә Казанның җиңеп чыгуы белән тәбрик итте. Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда Төркмәнстанның Россия һәм аның төбәкләре белән хезмәттәшлеге ныгый. Төркмәнстан һәм Татарстан арасындагы багланышлар шундый нәтиҗәле сәүдә-икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлекнең үрнәге булып тора.

"ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең 2008 елның гыйнварында Төркмәнстанга визиты барышында зур нәтиҗәләргә ирешелде. "КАМАЗ" һәм "Татнефть" компанияләре белән мөһим килешүләргә кул куелды", - дип ассызыклады Төркмәнстан Президенты.

Аның сүзләренә караганда, Төркмәнстан һәм Татарстан арасында хезмәттәшлекне киңәйтү өчен машина төзелеше, нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть химиясе, шулай ук азык-төлек сәнәгате, фән, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә потенциал бар. Төркмәнстан территориясендә перспективалы проектларның берсе - Каспий диңгезе буенда Алазның милли туристлык зонасын булдыру. Бу проектта чит илләрнең 50дән артык фирмасы һәм компаниясе катнаша инде.

Ике яклы очрашу барышында Татарстан Республикасы һәм Төркмәнстан арасында сәүдә-икътисади элемтәләрне алга таба үстерү, мәгариф, мәдәният һәм студентлар алмашу, туристлык һәм археология өлкәләрендә хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре хакында фикер алышынды.

Казан Кремлендәге очрашу Татарстан һәм Төркмәнстан Хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую тантанасы белән төгәлләнде. Килешүдә, аерым алганда, якларның нефть һәм газ эшкәртү, нефть химиясе, шулай ук табигый битумны үзләштерү өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерәчәкләре хакында әйтелә.

Килешүгә кул кую тантанасы төгәлләнгәч, Төркмәнстан һәм Татарстан башлыклары гаммәви мәгълүмат чаралары өчен Кремльдәге очрашу нәтиҗәләре буенча белдерү ясады.


2008 елның 29 июне