Вакыйгалар хроникасы


Татарстан Президенты Сарытауда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты

30 июнь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Сарытауда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты. Вәкаләтле вәкил Григорий Рапота рәислегендә узган утырыш Идел буе федераль округы төбәкләрендә муниципаль реформаның барышына, шулай ук агросәнәгать комплексының кайбер проблемаларына багышланды.

Советның эше киңәйтелгән составта узды. Идел буе округындагы федерация субъектлары җитәкчеләреннән тыш, утырышта Россия Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы рәисләре урынбасарлары Вячеслав Володин һәм Александр Торшин, Дәүләт Думасы комитетлары, Россиянең кайбер министрлык һәм ведомстволары җитәкчеләре, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты хезмәткәрләре, округ төбәкләренең баш федераль инспекторлары һәм башка рәсми затлар катнашты.

Григорий Рапота сүзләренә караганда, җирле үзидарәне үстерү проблемасы нәкъ менә Идел буе федераль округында аеруча кискен тора. Биредә муниципаль берәмлекләрнең саны барлык округларга караганда иң күбе, алар 7000гә якын (Россия буенча барлыгы 24 мең). Татарстанда исә 988 муниципалитет оештырылган – әлеге күрсәткеч буенча республика әйдәп баручылардан санала.

Утырышта төп доклад белән Мордовия Республикасы башлыгы Николай Меркушкин чыгыш ясады, ул җирле үзидарәне финанс ягыннан тәэмин итү һәм кадрлар сәясәте проблемаларына тукталды. Алга таба фикер алышуда Идел буе федераль округының кайбер төбәкләре җитәкчеләре катнашты. Муниципалитетларның бюджетын формалаштыру проблемасы иң авырткан мәсьәлә булып чыкты. Төбәкләрнең күпчелек җитәкчеләре җирле үзидарәне финанс ягыннан тәэмин итүнең ул гамәлгә ашыра торган киң вәкаләтләргә туры килмәвен ассызыклады.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев берләштерелгән салым акчаларын федераль үзәк файдасына бүлү, муниципалитетлар һәм төбәкләрнең салым базасын кыскарту омтылышларын кабул итеп булмый дип белдерде. Татарстан башлыгы 131нче законны кабул иткәннән соң Бюджет кодексына мөһим төзәтмәләр кертелмәвенә игътибар юнәлтте. Алар муниципаль реформаның уңышлы гамәлгә ашуын тәэмин итәр иде.

Минтимер Шәймиев җирле үзидарә реформасы авторларын үз проектларын гамәлгә ашырганда җиңел юллар эзләмәскә чакырды.

Утырыш барышында шулай ук төбәк ашлык берлекләре булдыру һәм ашлыкны биржада сатуны үстерүгә бәйле проблемалар да каралды. Бу дөнья базарында азык-төлек запасларына бәйле хәлнең кискенләшүенә һәм ашлыкка бәянең кискен артуына бәйле.

“Илнең азык-төлек иминлегенә бәйле мәсьәләне терлекчелеккә ярдәм күрсәтмичә хәл итеп булмый, - диде Минтимер Шәймиев. – Әгәр дәүләт авыл кешеләреннән сөтне киметелгән түгел, ә реаль бәядән сатып алса, без ашлыкны контрольсез читкә чыгару һәм чит ил җитешетрүчеләренең намуссыз конкуренциясе белән очрашмас идек. Без быел уңыш яхшы булыр дип өметләнәбез, әмма җир кешесенә аның берәр нинди файдасы булырмы соң? Илдә өстенлекле проектлар буенча күп нәрсә эшләнә, әмма дәүләт әлегә бер “кулы” белән җитештерүчегә ярдәм күрсәтсә, икенчесе белән аның тамырына балта чаба”.

Минтимер Шәймиев шулай ук федераль Инвестиция фондының аннан авыл хуҗалыгы тауарлары җитештерүчеләргә саллы ярдәм бүлеп бирү хисабына күләмен арттырырга тәкъдим итте. Григорий Рапота федераль үзәкнең әлеге тәкъдимне караячагын һәм бу юнәлештә инде чаралар күрүен әйтте.

Татарстан Президенты М.Шәймиев форум тәмамлангач үткәрелгән фикер алышуларның файдалы булуын искәртте. Журналистларга биргән шәрехләрендә ул советта хакимиятнең барлык тармаклары өчен кыйммәтле тәкъдимнәр әзерләнүен ассызыклады. “Шунысы мөһим, безне ишеттеләр”, - диде ТР Президенты.

Моннан тыш, ул республикада үткәрелүче муниципаль реформага характеристика бирде. “Соңгы елларда формалаштырылган җирле үзидарә органнары Татарстанда гади кеше мәнфәгатьләренә мөмкин кадәр якынайтылган мәсьәләләр – җирдән хуҗаларча файдалану, коммуналь хезмәтләр һәм җәмәгать транспортының эше, юлларның торышы, шәһәр һәм авылларны төзекләндерү буенча социаль әһәмияткә ия карарларны кабул итүдә мөһим үзәккә әверелде инде”, - диде ул.

Реформа нәтиҗәсендә республика яңа үсеш этабына аяк басты, дип дәвам итте сүзен ТР Президенты. Халык хакимиятенең нигезе буларак социаль-икътисади вәзгыятькә турыдан-туры йогынты ясаучы реформаны гамәлгә ашыру башланды. Формалаштырылган муниципалитетларның әлегә дотациядә утыруын аңларга кирәк. Керемнәрнең үз чыганаклары – хезмәт хакы, җир, милектән салымнар, ә иң зур керемнәр – федераль һәм республика бюджетларыннан субвенция һәм дотацияләр. Шуны аңлаү мөһим, муниципаль хакимиятнең иминлеге кешеләрнең тормыш дәрәҗәсенә бәйле. Шунлыктан хезмәт хакларын арттыру өчен шартлар булдырырга кирәк.

Күп кенә төбәкләрдән аермалы буларак, Татарстан икътисад һәм социаль өлкәне реформалаштырып, дәүләт органнары һәм җирле үзидарә структуралары арасында вәкаләтләрне чикләү өчен матди-финанс нигезләре булдырды. Шунлыктан республикада муниципаль реформаның уңышлы тәмамланачагында бернинди шик тә юк, дип сүзен йомгаклады Президент.


2008 елның 1 июле




Шулай ук кара

Фоторепортажлар