Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев дәүләт куркынычсызлыгы хезмәтенең 90 еллыгы белән котлады

1 июль көнне “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасының куркынычсызлык хезмәте оешуга 90 ел тулуга багышланган тантаналы кичә булды. Махсус хезмәт өлкәсендә эшләүчеләрне ТР Президенты Минтимер Шәймиев котлады.

Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы һәм республика Хөкүмәте исеменнән дәүләт куркынычсызлыгы органнары хезмәткәрләрен ведомствоның 90 еллыгы белән тәбрик итте һәм аларга рәхмәт белдерде. “Сезнең хезмәт тормыш, тарих һәм дәүләтнең торышы өчен кирәк, - дип билгеләп үтте республика башлыгы. - 1917 ел революциясеннән соң дәүләт һәм хакимият көчсезләнә, элегрәк булган тәртип юкка чыга һәм бары сезнең хезмәт кенә көч структуралары белән бергә илне тышкы һәм эчке куркынычлардан саклый ала. Сезнең хезмәт кризис килеп туганда тәртип урнаштыру һәм аны саклап калу өчен төзелгән”.

ТР Президенты ассызыклаганча, хезмәт оешкан беренче көннән башлап яңа хакимият барлыкка килгәндә дә, Бөек Ватан сугышы елларында да, сугыштан соңгы елларда да Ватанга гадел хезмәт иткән ветераннарны һәрчак истә тотарга кирәк.

“Минем сезнең хатыннарыгызга, сөеклеләрегезгә рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Сез хезмәт итәсез, ә алар сезгә түзә, ярата, саклый. Рәхмәт сезгә”, - диде Минтимер Шәймиев.

ТР Президенты Татарстан Республикасының куркынычсызлык хезмәте җитәкчеләренең республикада озак вакытлар эшләвенә, димәк, югары органнарның ышанычын аклавына, республика җитәкчеләре белән уртак тел табуларына һәм үз алларына куелган бурычларын үтәвенә канәгатьлек хисе белдерде. “Җитәкчеләрнең абруй казануы яхшы. Бу аларның һәм сезнең казаныш, алга таба да шулай дәвам итсен”, - дип билгеләп үтте ул.

Республика башлыгы фикеренчә, ил куркынычсызлыгы хезмәте хәзерге заманда элеккеге хезмәт формаларыннан шактый аерылып тора. Ил демократик үсеш юлына аяк басканнан соң, әлеге катлаулы һәм авыр хезмәтне шәхеснең конституция хокукларын һәм иреген бозмыйча алып барырга кирәк. “Икътисадта күчеш чоры, җәмгыять, сәяси тормыш үсешенең яңа шартлары – бу сезнең өчен иң җаваплы чор. Иң мөһиме – конституцион хокукларга ия булган кешеләргә хезмәт итү, беренче урында – кеше хокуклары”, - дип ассызыклады ТР Президенты.

Татарстан башлыгы дәүләт куркынычсызлыгы хезмәтендә эшләүчеләр өчен яңа эш шартлары булдыру кирәклеген ассызыклады. “Яңа бина төзиячәкбез, ул башкаланың нәкъ үзәгендә төзелә, сезнең өчен торак йортлар сафка бастырачакбыз, сезгә ярдәм итәчәкбез”, - дип вәгъдә итте ТР Президенты.

РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтнең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары, полковник Олег Назаров һәм отставкадагы полковник Альберт Гарданов ТР Президентының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.


2008 елның 2 июле




Шулай ук кара

Фоторепортажлар