Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев 55 татарстанлыга РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды

2 июль көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев республика үсешенә сизелерлек өлеш керткән 55 татарстанлыга Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантананы ачып, Татарстан башлыгы бирегә чакырылучыларны ТР Дәүләт Советы һәм ТР Хөкүмәте исеменнән республика иминлеге, ТРның күп милләтле халкы мәнфәгатьләрен кайгыртуда зур өлеш керткән һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. “Сезнең куйган тырышлык ярдәмендә без зур нәтиҗәләргә ирешәбез, республика алга бара”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев һәм Татарстанның социаль-икътисади үсешендә ирешелгән уңышлар турында җентекләп сөйләде.

Соңыннан Минтимер Шәймиев РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.

IV дәрәҗә “Ватан каршындагы казанышлары өчен” ордены Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының кафедра җитәкчесе Анатолий Дрегалинга тапшырылды, ТР эчке эшләр министры урынбасары, Баш тикшерү идарәсе җитәкчесе Андрей Вазанов Мактау орденына лаек булды. “Халыкның милициягә булган мөнәсәбәте соңгы вакытта тамырдан үзгәрүе бик мөһим”, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев генерал-майорны бүләкләп.

Республика башлыгы ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллинга II дәрәҗә “Ватан каршындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды, тагын 15 татарстанлы Россиянең дәүләт бүләкләренә – Дуслык ордены, төрле дәрәҗә “Ватан каршындагы казанышлары өчен” орден медальләренә, мактаулы исемнәргә лаек булды.

Клиник онкология диспансерының баш табибы урынбасары Луиза Карпенкога “РФнең атказанган табибы” исеме бирелде. Сәламәтлек саклау өлкәсенең күренекле хезмәткәрен котлап, Минтимер Шәймиев: “Безнең кешеләргә дөнья казанышлары дәрәҗәсендәге медицина ярдәме күрсәтелергә тиеш” дип билгеләп үтте.

Республика Президенты 37 татарстанлыга ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды. Аерым алганда, ТР “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Марат Моратовка, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – Татарстан Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Тимур Акуловка ТРның “Фидакарь хезмәт өчен” медале бирелде. Татарстанның кайбер күренекле эшлеклеләре мактаулы исемнәргә лаек булды.


2008 елның 2 июле