Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: “Татарстанда энергия кластеры кызу темплар белән формалаша”

Татарстан Президентының ТР Дәүләт Советына Юлламасында күрсәтелгән электр техникасы тармагын да кертеп республикада энергетика кластеры формалаштыру буенча бурычларны үтәү графиктан алда бара. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев журналистларга “Татэнерго” ААҖ инициативасы буенча Лаеш районы территориясендә төзелгән яңа производстволар белән танышканнан соң хәбәр итте.

Столбище авылындагы элек “Тимер” предприятиесе булган сәнәгать мәйданчыгында хәзер күптән түгел төзелгән “ИНВЭНТ” (“Энергетик технологияләргә инвестицияләр”) компанияләр төркеменең производстволары бер-бер артлы ачыла тора. Республика башлыгына “Татэнерго” генераль директоры Илшат Фәрдиев аңлатып узганча, әлеге предприятиеләрне оештыруга конкурс нигезендә бүгенге көндә иң яхшы технологияләргә ия булган чит ил һәм Россия парнерлары җәлеп ителгән.

Әйтик, узган ел ахырында “Элтехника” җитештерү берләшмәсе (Санкт-Петербург) белән бергә биредә комплектлы бүлгеч җайланмалары производствосы эшләтелә башлаган. Әлеге продукция “Татэнерго”да гына түгел, башка компанияләрдә дә ихтыяҗ белән кулланыла, шул исәптән Татарстаннан читтә дә. Әлегә заводта продукция бары читтән китерелгән комплектлау җиһазларыннан җыела, әмма биредә, Минтимер Шәймиевкә ышандыруларынча, алга таба монда үз производстволарын үстерү хисабына тирәнтен локальләштерү гамәлгә ашырылачак.

Әлеге мәйданчыкта урнашкан “Таттеплоизоляция” ҖЧҖ фин технологиясе буенча пенополиуретан изоляцияле торба эшләп чыгару буенча чит илдән кертелгән материалларны алыштыручы производствоны җайга салган. Биредә 125 миллиметрдан алып 1200 миллиметрга кадәр булган төрле үлчәмдәге торбалар җитештерелә. Әлеге “мәңгелек” торбалар магистраль һәм бүлгеч җылылык челтәрләре сузу, шулай ук газ һәм нефть транспортировкалау өчен кулланыла. Татарстан башлыгы бирегә бөтен илдән заказлар килүгә карата канәгатьлек белдерде.

Соңыннан электр, җылылык техникасы һәм төзелеш продукциясе җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә торган “ИНВЭНТ” төркеменең инвестиция планнары тәкъдир ителде. Төркем продукция җитештерү һәм сервис хезмәтләре күрсәтү өчен яңа технологияләр һәм заманча эшләнмәләр җәлеп итә. “ИНВЭНТ” җитәкчесе Эльбек Сафаев хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта төркем предприятиеләренә 2,7 миллиард сум акча инвестицияләнгән. Предприятиеләрнең барысы да Татарстан территориясендә – Столбище, Казан, Зәй, Чаллы һәм Урыссу бистәсендә урнашкан.

Биредә Россия масштабларында уникаль булган тагын бер проект – кабель заводы төзү турында да хәбәр ителде, ул да Столбищеда урнашачак. Предприятие энергетика өчен кирәк булган бөтен төр кабель продукциясе җитештерәчәк. Бүгенге көндә мондый продукциянең күпчелек өлеше чит илдән кертелә.

Сәфәрнең тагын бер пункты күптән түгел “Казан” Халыкара аэропортыннан ерак түгел төзелгән “Q-Парк” логистика комплексы булды. Биредә иң беренче арендатор “Schneider Electric” халыкара компаниясе булган, ул “ИНВЭНТ” катнашында түбән һәм урта көчәнешле бүлгеч җайланмалар җитештерү буенча завод ачкан. Билгеле булганча, компания Татарстанны Россия төбәкләренә экспансия өчен плацдарм сыйфатында сайлап алган. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы журналистының бу уңайдан ни өчен Татарстанга тукталулары турындагы соравына “Schneider Electric”ның президенты Анри Лакманн түбәндәгеләрне атады: уңышлы географик урын, төбәктә энергетика тармагының зур роле, Минтимер Шәймиев һәм Илшат Фәрдиев белән яхшы мөнәсәбәтләр.

Искәртеп узабыз, ТР Президентының алда аталган Юлламасында энергетика кластерын формалаштыру энергетиканы сәнәгать һәм коммуналь хуҗалыкның инфраструктур өлешеннән үз продукциясен Татарстаннан читкә сатучы производствога әверелдерергә ярдәм ителә диелгән. Сүз электр энергиясе җибәрү турында гына түгел, ә инжиниринг, энергия сервисы, энергетик машина һәм прибор төзелеш өлкәсендәге хезмәтләрне башкаручы предприятие продукциясе турында да бара.


2008 елның 3 июле




Шулай ук кара