Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Ашхабад шәһәре белән танышты

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Президенты Дмитрий Медведев җитәкләгән делегация составында Төркмәнстанга эшлекле сәфәр кыла.

Минтимер Шәймиев Ашхабадка кичә килде. Ашхабадның халыкара аэропортында ТР Президентын Балкан өлкәсе хакиме Оразмурад Ниязлиев, РФнең Төркмәнстандагы Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Блатов каршы алды.

Бүген иртән, рәсми очрашулар башланганчы, Минтимер Шәймиев Ашхабад шәһәре белән танышты, аерым алганда, 30 мең тамашачыга исәпләнгән Төркмәнбашы исемендәге Олимпия спорт комплексында һәм Төркмән дәүләт курчак театрында булды, аның уникаль бинасы тамашалар күрсәтү өчен генә түгел, ә тамашачыларның ялы һәм артистларга, рәссамнарга һәм театр хезмәткәрләренә иҗат итү өчен бөтен уңайлыклары булган күпфункцияле комплексны тәшкил итә.

Татарстан Президенты “Төркмән әкиятләре дөньясы” исемле гадәти булмаган балалар паркы белән дә танышты. Ул 33 гектар мәйданда урнашкан үзенчәлекле “Диснейленд” – балалар өчен күңел ачу, бәйрәмнәр, сәхнәләштерелгән тамашалар һәм иҗади очрашулар үткәрү урыны.

Минтимер Шәймиевне шәһәр буенча экскурсиядә Төркмәнстанның энергетика һәм сәнәгать министры Губаннур Аннавәлиев, Ашхабад шәһәре хакиме Дерьягелди Оразов һәм Балкан өлкәсе хакиме Оразмурад Ниязлиев озатып йөрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.


2008 елның 4 июле