Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Россия һәм Төркмәнстан делегацияләре очрашуында катнашты

Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведевның Төркмәнстанга ике көнлек рәсми сәфәре кысаларында Ашхабадка килгән Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев 4 июль көнне Президент сараенда ике ил делегациясе очрашуында катнашты.

Очрашу барышында ике илнең җылылык-энергетика комплексы, мәгариф, мәдәният, төзелеш һәм транспорт өлкәләрендәге хезмәттәшлегенә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышынды.

Сөйләшүләрнең нәтиҗәсе буенча югары дәрәҗәдә 5 документка кул куелды. Аерым алганда, Дмитрий Медведев һәм Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов Россия Федерациясе һәм Төркмәнстан арасында үзара мөнәсәбәтләрне үстерү турында уртак белдерү кабул итте. Алар катнашында шулай ук 2008-2010 елларга ике илнең мәдәният министрлыклары арасында хезмәттәшлек турында меморандум, әлеге өлкәдә хезмәттәшлек итү турында мәгариф министрлыклары арасындагы килешү, серле мәгълүматны бергәләп саклау турында хөкүмәтара килешү, 2008-2009 елларга ике илнең Тышкы эшләр министрлыклары арасында хезмәттәшлек программасы имзаланды.

Алга таба Россия Федерациясенең рәсми делегация әгъзалары Ашхабадтагы Милли бәйсезлек паркында булып, анда Төркмәнстан Бәйсезлеге монументына чәчәкләр салды һәм Мактаулы кунаклар аллеясында агач утыртты. Дмитрий Медведев һәм Минтимер Шәймиев нарат агачы утыртты.

Россия Федерациясе делегациясе шулай ук Милли мәдәният үзәгендә бәйсез Төркмәнстанның беренче Президенты музее белән танышты.


2008 елның 5 июле