Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Шамил Тарпищев белән очрашты

8 июль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Теннис федерациясе башлыгы Шамил Тарпищев белән очрашты. Очрашуда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, республиканың яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев, Россия Теннис федерациясе вице-президенты Андрей Бокарев катнашты.

Очрашу барышында Казанда теннис академиясе төзү хакында фикер алышынды. Искәртеп узабыз, Татарстан башкаласында зур теннис үзәген 2010 ел азагында төзеп бетерү ниятләнә. 8 ябык һәм 18 ачык теннис корты урнашачак спорт корылмасы Халыкара теннис федерациясе, Профессиональ теннисчылыр ассоциациясе һәм Хатын-кызлар теннис ассоциациясе таләпләренә туры киләчәк.

Очрашу азагында Шамил Тарпищев Татарстанның Россиядә иң көчле спорт төбәге булуын билгеләп үтте, аның сүзләренчә, Казанны 2013 елда узачак Универсиада башкаласы сыйфатында сайлап алу тагын бер кат шуны раслый. Теннис федерациясе Президенты хәбәр иткәнчә, Минтимер Шәймиев белән әңгәмә барышында Универсиада объектларын төзү мәсьәләләре, шулай ук балалар-яшүсмерләр спортын үстерү хакында да фикер алашынган. “Без Татарстан башлыгы белән республиканың һәр профессиональ командасында легионерлар гына түгел, ә үз спортчыларыбыз булуын да телибез”, - дип белдерде Ш.Тарпищев.

ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев теннис академиясе төзелеше алдан билгеләнгән график буенча баруын һәм 2010 ел азагында аның төзелеп бетәчәген раслады. Шамил Тарпищев үз чиратында ТР Президенты белән очрашу барышында яңа спорт корылмасында зур масштаблы теннис ярышларын үткәрү мөмкинлеге хакында сөйләшүләрен әйтте. “Казанның теннис инфраструктурасының югары стандартларга туры килүен Халыкара теннис федерациясе президенты Франческо Риччи Битти да раслады, - дип искәртеп узды Ш.Тарпищев. – Без хәзер үк теннис академиясе кортларында киң колачлы турнирлар үткәрү хакында уйлыйбыз”.


2008 елның 9 июле