Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев АКШның РФдәге Сәүдә палатасы җитәкчесе Эндрю Сомерс белән очрашты

8 июль көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә АКШның РФдәге Сәүдә палатасы җитәкчесе Эндрю Сомерс белән очрашты. Очрашуда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агиев катнашты.

Казанга ике көнлек сәфәр белән АКШның РФдәге Сәүдә палатасы президенты белән бергә Американың нефть чыгаручы “Бейкер Хьюз”, “AIG Life” иминият, “Citigroup” һәм “GE Money bank” банк компанияләре вәкилләре дә килгән. Республика башлыгы белән очрашудан тыш, бизнесменнар Татарстан-Америка эшлекле форумында катнашачак, Казандагы Америка үзәге, “Идея” технопаркы, “Ак Барс” банкында булачак, сәнәгать һәм сәүдә, икътисад министрлары белән дә очрашачак.

Бүгенге очрашуны ачып, Минтимер Шәймиев Америка эшлекле даирәләре делегациясенең Казанга сәфәренең әһәмиятле булуын билгеләп үтте. “Мин сезгә шундый делегация белән килгәнегез өчен рәхмәт белдерәм, - дип мөрәҗәгать итте ул Эндрю Сомерска. – Бу безнең хезмәттәшлек өчен яхшы билге”.

“Сез АКШны – дөньяда эшләп чыгарылган бөтен продукциянең 25 процентын җитештерүче илне тәкъдим итәсез”, - дип ассызыклады ТР Президенты. Ул Татарстанның кайбер предприятиеләренең Америка партнерлары белән инде җайга салынган хезмәттәшлегенең әһәмиятен дә ассызыклап узды.

Очрашу тәмамлангач журналистлар белән булган әңгәмәсендә АКШның РФдәге Сәүдә палатасы президенты Эндрю Сомерс хәбәр иткәнчә, Минтимер Шәймиев кунакларны Татарстан икътисадының торышы белән дә таныштырган. “Без конкрет карарлар кабул итмәсәк тә, Татарстанда бизнес белән шөгыльләнү мөмкинлекләре хакында фикер алыштык, - диде Э.Сомерс. – Без шулай ук республиканың интеллектуаль потенциалын үстерү һәм аны сәнәгый потенциал белән берләштерү мәсьәләләренә дә кагылып уздык”.

ТР Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Равил Моратов хәбәр иткәнчә, Татарстан икътисадындагы өстенлекләр элекеге кебек кала бирә. “Безнең өчен инновацион икътисадның эшләп китүе аеруча мөһим, - дип билгеләп үтте ул. - Безгә бизнесны коммерцияләштерү буенча АКШтан өйрәнер нәрсәләр шактый”.

“Безнең Америка компанияләре белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе зур. Алар яңа тәҗрибә һәм яңа идеяләр алып килә. Бу Татарстан өчен бик әһәмиятле, шуңа күрә алга таба да АКШ компанияләре белән хезмәттәшлекне үстерәчәкбез”, - дип ассызыклады Р.Моратов.


2008 елның 9 июле