Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Федераль аэронавигация хезмәте җитәкчесе Александр Нерадько белән очрашты

8 июль көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Федераль аэронавигация хезмәте җитәкчесе Александр Нерадько белән очрашты.

Әңгәмә башында Минтимер Шәймиев ил алгарыш кичерә, шул исәптән аэронавигация өлкәсендә дә яхшы якка үзгәрешләр күзәтелә дип ассызыклады. “Авиапарк проблемасы бик тә мөһим мәсьәлә булып кала бирә, - дип саный республика башлыгы. – Пассажирларга хезмәт күрсәтү ел саен яхшырырга тиеш. Пассажирлар санының артуы шартларында иминлекне тәэмин итү иң актулаь бурычка әверелә. Күп нәрсә бу мәсьәләне хәл итүгә бәйле”.

Татарстан Президенты фикеренчә, республикада аэронавигация тармагында реформа үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. “Без реформалар чорын югалтуларсыз узарга һәм тармакны югары техник дәрәҗәгә күтәрергә тиеш”, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.

Республика башлыгы белдергәнчә, Казанда Универсиаданы үткәрүгә бәйле рәвештә “Казан” Халыкара аэропортын төзекләндерү иң мөһим бурычларның берсе булып кала. “Җәйге Универсиадада катнашучы илләрнең саны кышкы Уеннардан ике тапкыр күбрәк, - дип хәбәр итте Минтимер Шәймиев. – “Казан” аэропорты 2013 елгы Бөтендөнья студентлар уеннарының барлык катнашучыларын һәм кунакларын кабул итәргә әзер булачак”.

ТР Президенты шулай ук аэропорт хезмәткәрләренә карата кайгыртучан мөнәсәбәт күрсәтергә кирәклегенә игътибар юнәлтте – бүгенге көндә “Казан” аэропортында 200дән артык диспетчер эшли. Моннан тыш, Татарстан башлыгы чит телләрне белгән кадрлар әзерләү мөмкинлеген карарга боерык бирде.

Очрашу тәмамлангач Александр Нерадько “Казан” аэропортында (2013 елгы Универсиаданың катнашучылары һәм кунаклары Татарстан башкаласына шуның аша киләчәк) иң заманча хезмәт күрсәтү системасы булдырылырга тиешлеген ассызыклады. “Федераль аэронавигация хезмәте пассажирларга хезмәт күрсәтү өчен билгеләнгән аэропорт җиһазларын яңартуга 192 миллион сум акча бүлеп бирергә ниятли. Бу – яңа локаторлар, һавадагы хәрәкәт белән автоматлаштырылган идарә итү системасы һәм башка җиһазлар, - дип хәбәр итте Александр Нерадько. – Боларның барысын да без Универсиада башланганчы урнаштырырга ниятлибез. Финанслау 2009 елда ук башланачак”.

Үз чиратында Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов “Казан” аэропортын төзекләндерү проекты әле тулы күләмдә үтәлмәве турында хәбәр итте. “Болгария ягының аэропортны реконструкцияләүгә башлангыч капиталы устав капиталына күчереләчәк, бу - 50 миллион доллар, - дип ассызыклады министр. – “Казан” аэропортының яңа төзелгән ике терминалының үткәрү мөмкинлеге елына 4,5 миллион кеше тәшкил итәчәк”.


2008 елның 9 июле