Вакыйгалар хроникасы


Аксубай муниципаль районында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында республика аграрийларының семинар-киңәшмәсе үтте

9 июль көнне Аксубай муниципаль районында ТР Президенты катнашында үткән “Агымдагы елның беренче яртыеллыгында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең эш нәтиҗәләре һәм 2008 ел уңышын җыеп алуга бәйле бурычлар хакында” дигән республика семинар-киңәшмәсе игенчелек өлкәсендә инновацион юнәлешләр һәм “ВАМИН-Аксу” агрофирмасы кырында техника күргәзмәсе белән танышудан башланды.

Басу кырыенда танылган җирле һәм чит ил фирмаларының ашлык һәм терлек азыгы җыю комбайннары тезелеп киткән. Минтимер Шәймиев семинарда катнашучылар белән бергә “ВАМИН-Татарстан” агрофирмалары тәкъдим иткән техниканың куәтен тиешенчә бәяләде.

Аннары Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре китереп чыгарга сабан һәм көзге бодай, солы, арпа, карабодай һәм башка культураларның перспективалы сортлары үстерелә торган тәҗрибә делянкасы белән таныштылар. Семинарда катнашучылар безнең полосада барлык культураларның да яхшы үсмәвен үз күзләре белән күреп ышанды. Мисал өчен, сояга кояш яктысы җитми.

Республика Илбашы республикада селекция үзәге ачу идеясен хуплады. Кырлар белән танышу тәмамлагач, М.Шәймиев республиканың потенциалы зур булуын, бөтен мөмкинлекләрне дә файдаланырга кирәклеген билгеләп үтте.

“ВАМИН-Аксу” агрофирмасының реконструкцияләнгән сөт комплексында кунакларга сөт продукциясен җитештерүдә танылган һәм үзләштерелгән алдынгы технологияләрдән тыш, “ДеЛаваль” фирмасы тарафыннан эшләнгән робот-сыер савучы белән танышу мөмкинлеге тудырылган иде. Акыллы машинага техник хезмәт күрсәтүче белгечләр хәбәр иткәнчә, аңа ихтыяҗ зур. Әлегә Россиядә мондый җиһаз Вологда өлкәсендә генә бар. Көзен Апас районының Рәхимов авыл хуҗалыгы-җитештерү комплексында махсус комплекс ачылачак, анда 1200 сыерны робот ярдәмендә савачаклар.

ТР Президенты хуҗалык белән танышу барышында механизаторлар, терлекчеләр белән дә аралашты. Нигездә, сүз хезмәт хаклары, шәхси хуҗалыкның үсеше, сөт сату бәяләре турында барды. Минтимер Шәймиев хәбәр иткәнчә, 1 литр сөтне сатып алу бәясе 8 сум тәшкил итәчәк.

Семинар-киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, республиканың министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, муниципаль район һәм зур агрохолдинг башлыклары һ.б. катнашты.


2008 елның 9 июле




Шулай ук кара