Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев РФ Социаль иминият фонды рәисе Сергей Калашников белән очрашты

10 июль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Социаль иминият фонды рәисе Сергей Калашников белән очрашты.

Очрашуда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Президенты каршындагы социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, РФ Социаль иминият фондының ТР Төбәк бүлеге җитәкчесе Рәшит Галимов катнашты.

Сергей Калашников журналистларга хәбәр иткәнчә, очрашу вакытында Татарстанда социаль инфраструктура үсешенә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. “Иң конкрет мәсьәләләрнең берсе хәзерге вакытта сәламәтлек саклау өлкәсендә үзгәртеп кору белән бәйле, артык ятак-урыннар бетерелә. Минтимер Шәймиев белән сөйләшү вакытында сәламәтлек саклау учреждениеләреннән алынган ятак-урыннарны тернәкләндерү үзәкләренә тарату идеясе туды”, - дип сөйләде С.Калашников.

РФ Социаль иминият фонды башлыгы бүгенге көндә авырганнан соң тернәкләндерү узу тиешле үсеш алмавы хакында аңлатып үтте. РФ Социаль иминият фонды производствода зыян күрүчеләргә ярдәм итә, ә фонд карамагында 12 тернәкләндерү үзәге бар, бу бөтен ил өчен дә аз. Шул исәптән, Татарстанда бер генә андый үзәк тә юк. С.Калашников бүгенге көндә сәламәтлек саклау өлкәсе кешенең операциядән соң озак вакыт хастаханәдә ятуы хисабына финанслана, дип билгеләп үтте. “Медицина, социаль, профессиональ тернәкләндерү авырганнан соң бик тә кирәк, бу дәвалау процессы түгел һәм аны нәкъ менә сәламәтлек саклау структураларына башкарырга кирәкми”, - дип саный РФ Социаль иминият фонды башлыгы.

Сергей Калашников сүзләренчә, берничә тернәкләндерү үзәге ачу берьюлы берничә мәсьәләне хәл итәчәк. Беренчедән, үзәкләр халыкка якыная, аларга күченү мәшәкатьләре тудырмый. Икенчедән, компактлы тернәкләндерү үзәкләре оештыру аларны махсуслаштыру мәсьәләсен хәл итәчәк.

“Без Президент белән ике атна эчендә элеккеге дәвалау учреждениеләре базасында тернәкләндерү үзәкләре яки структуралар булдыру мәсьәләсен хәл итү турында килештек. Аерым алганда, Татарстан территориясендә шундый 5-6 структура булдыру мәсьәләсе куелды”, - дип хәбәр итте Сергей Калашников.


2008 елның 11 июле




Шулай ук кара

Фоторепортажлар